news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фурадан ишелеп төшкән бүрәнә аркасында каршы яктан килә торган машина йөртүчесе үлгән

news_top

Төмән өлкәсендә йөк машинасын йөртүче ир-ат икенче фура прицебыннан ишелеп төшкән бүрәнә аркасында үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Шадрин-Ялутор юлының 198нче километрында була. Юлдан бара торган «Freightliner» фурасының прицебыннан бүрәнәләр ишелә. Бер бүрәнә каршыга килә торган «Iveco» йөк машинасы өстенә төшә. Бу турыда Төмән өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр иткән.

Көчле бәрелүдән «Iveco» машинасы юл кырыена төшеп китә, йөртүче урында ук һәлак була.

Ә «Freightliner» йөртүчесе моны белми дә узып китә. Аннары аны шаһитлар 500 метр узып киткәч кенә туктата.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар