Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фура тәгәрмәченнән ычкынган тимер кисәге җиңел машина йөртүчесен үтергән

22 яшьлек егет бик каты яраланган һәм хастаханәдә үлгән. Фура йөртүчесен бер тәүлектән соң эзләп тапканнар.

news_top_970_100
Фура тәгәрмәченнән ычкынган тимер кисәге җиңел машина йөртүчесен үтергән
ЮХИДИ

29 июльдә Свердловск өлкәсенең Түбән Серги-Арти юлында юл һәлакәте була. Биредә «ВАЗ-21103» машинасының алгы тәрәзәсе ватылган, йөртүче бик авыр яраланган. 30 июльдә Свердловск буенча ЮХИДИ ачыклаганча, әлеге авариягә зур йөк машинасы катнашы булуы мөмкин. Хокук саклаучылар бу йөртүченең дә шәхесен ачыклаган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Җиңел машинаның 22 яшьлек йөртүчесен хастаханәгә китерәләр, аның башы имгәнгән, муены сынган була. Ир-ат хастаханәдә үлә.

Соңрак ачыкланганча, каршыга килә торган йөк машинасының тормозлау барабанының бер өлеше өзелеп,  «ВАЗ-21103» машинасының алгы тәрәзәсен вата. Салонга килеп кергән барабан кисәкчеге яшь йөртүчене яралый.

Тормозлау барабаны ватылган фураның йөртүчесен бер тәүлек чамасы эзлиләр. Шаһитларны сораштыралар, күзәтү камерасы язмаларын тикшерәләр. Шулай итеп Екатеринбургта MAN фурасын табалар. Ул шәһәрнең сәнәгать паркларының берсендә йөк бушатып ята торган була.

Фура йөртүчесе авария вакытында нәкъ шул урыннан баруын әйтә, ләкин ул үзе берни дә сизмәгән. Йөк машинасы прицебының сул яктагы арткы тәгәрмәченең тормозлау барабаны ватык булуын ачыклыйлар. Хәзер фура хуҗасы күрсәтмәләр бирә, тикшерүләр бара, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100