Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фура белән авариядә ике егет, бер кыз үлгән, тагын бер егет белән кыз имгәнгән

news_top_970_100
Фура белән авариядә ике егет, бер кыз үлгән, тагын бер егет белән кыз имгәнгән
36.мвд.рф

М4 «Дон» трассасында авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше җитди имгәнгән. Бу турыда Воронеж өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига кичә кич белән Павлов районында була. ВАЗ-2115 машинасы белән 18 яшьлек егет идарә итә. Ул ярдәмче юлдан чыккан чакта «Даф» йөк машинасына юл бирми. Йөк машинасы белән Владимир өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат идарә итә. ВАЗга бәрелгәннән соң, бу фура «Ман» йөк машинасына бәрелә, аның ярым прицебы була.

ВАЗ йөртүчесе, салондагы 24 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз һәлак була. Җиңел машина салонындагы 18 яшьлек егет белән кыз имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100