news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фунчозадан салат рецепты

Тиз генә ясала торган салат рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Фунчозадан салат рецепты
Гөлүзә Василова

Фунчозаны дөге токмачы дип тә йөртәләр, ул - пыяласыман токмач.

Салат өчен: фунчоза, яңа өзелгән кыяр, төрле төстәге татлы борыч, кишер, ак һәм кара көнҗет орлыгы, тоз, зәйтүн мае.

Фунчозага яңа кайнап чыккан су салырга һәм 5-7 минут тотарга. Аннары саркытырга һәм салат савытына салырга.

Кыярны һәм татлы борычны саламлап турарга, кишерне угычтан (корейча кишер кебек уылса яхшырак) уарга.

Соңыннан барлык ингредиентларны кушып болгатырга һәм табынга бирергә.

Салатка пешкән яки ысланган тавык ите дә кушарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар