Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фуд-блогер 113 килограммга ябыккан

news_top_970_100
Фуд-блогер 113 килограммга ябыккан

Nikocado Avocado (Никокадо Авокадо) – социаль челтәрләрдә билгеле блогер. Аның «Ютуб»та гына да 4 миллион язылучысы бар. Ул камерасын кабызып куя да ашый – шуны кешеләр карый, ә Никокадога акча тама. Тама гына түгел, ага – ул шушы рәвешчә баеп беткән.

Беренче карашка, гаҗәп тоелырга мөмкин, әмма блогерның ашаганын миллионлаган кеше карый. Әмма аның берничә чыгышын карасаң, кешеләрне нәрсә җәлеп иткәне аңлашыла – ул ашаудан тулы бер шоу оештыра: акыра-бакыра, еларга да мөмкин. Аның ашаганын карагач, аппетит та югалырга мөмкин: Никокадо турында «дуңгыз кебек ашый» дип язучыларда да бар. Чыннан да, төрле ризыкларны блендер белән кушып болгатып, шул боткага соус кушып ашауны карап утырганда авыр булып китә.

Никокадо Украинада туган, аны 1992 елда АКШка уллыкка алалар. Аның «игътибар җитмәү синдромы» һәм тагын «обсессив-компульсив үзгәрешләр» дигән психик авырулар белән авырганы билгеле.

Ул музыкант булырга теләгән. Аннары вегетарианлык турында блог алып бара башлый, әмма бу аңа популярлык китерми, һәм ул камерага ашый башлый. Ник зур порцияләр ашый, аны карыйлар, һәм ул 2022 елда 183 килограммга җитә – буена күрә авырлыгы 68 килограмм булырга тиеш була.

Егет үзен тәнкыйтьләгән комментарийлар өчен борчылуын әйткән.

Ә күптән түгел ул бар кешене дә шаккатырды: егет 113 килограммга ябыккан!

«Кичә генә кешеләр мине симез, чирле, күңелсез, ди иде. Кешеләр – дөньядагы иң бозык җан ияләре», – дигән ул.

Ник үзенең диета һәм спорт белән генә ябыгуын әйтсә дә, аңа ышанмаганнар – операция ясаткандыр, препаратлар эчкәндер, дигән.

Ябыгып караучылар язуынча, иң авыры – ябыгу да түгел, ә ябыккач, шул авырлыкта кала алу. Мөгаен, Никка да үз авырлыгында калу кыен булыр. Егет ябыгуы хөрмәтенә зур мәҗлес оештырып, тагын әллә никадәр ашаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100