Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фу, бөтенләй килешми!» - Гөлназ Асаева тамашачыларын ак чәчләре белән шаккатырган

news_top_970_100
«Фу, бөтенләй килешми!» - Гөлназ Асаева тамашачыларын ак чәчләре белән шаккатырган
Гөлназ Асаеваның шәхси аккаунтыннан

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә ак чәчле фотосын куеп, күпләрнең котын алган.

Гөлназның язылучылары аны мондый халәттә күреп, чын мәгънәдә курыкканнар. Өстәвенә, җырчы: «Йә, ничек?» – дип тә сораган.

Бик күпләр Гөлназның «яңа» образына тискәре караганнар. «Бөтенләй килешми!», «Кара төс сезгә ныграк бара», «Ачуланма, үз чәчең матур иде», «Үзеңә охшамагансың болай, Гөлназ», «Хәзер каш төсегезне дә үзгәртегез инде», «Кара төс яшьрәк күрсәтә иде», «Юк, юк, юк!», «Фу!» – дип язганнар.

Икенче бер төркем, киресенчә: «Чибәр кешегә ничек тә матур», «Барби курчагы сыман», «Бик матур», «Йөзең ачылып киткән», «Ох, шәп!» – дип хуплаган.

Гөлназны мондый кыяфәттә Элвин Грейның хатыны Инзилә Юльякшинага, җырчы Элвира Фазлыевага да охшатучылар булган.

Чынлыкта исә җырчы чәчен буятмаган да икән. Ә бары тик шаярган. Фотошоп ясап, язылучыларның фикерләрен генә белергә теләгәндер, бәлки. Соңрак ул шәхси аккаунтында шул ук фотоны кара чәчле килеш куеп: «Фотошоп кына иде бит. Бар да тәртиптә», – дип көлә-көлә язган.

«Ә-ә-әй, мәш килдек бит сине эштә сөйләп, сүгеп!», «Аллага шөкер», «Көеп беттек бит чистый», «Куркытып ятма икенче!», «Фу-у-ух, ярый әле фотошоп кына булган», – дип тынычланганнар кайберәүләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100