Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ФСИН идарәсенең элекке җитәкчесе суд залында үз-үзенә кул салган

Бу хәл судья хөкем карарын укыгач булган.

news_top_970_100
ФСИН идарәсенең элекке җитәкчесе суд залында үз-үзенә кул салган
pixabay.com/ru

ФСИН идарәсенең элекке җитәкчесе Виктор Свиридов Мәскәүнең Чертанов суды залында үз-үзенә кул салган. Бу хакта Мәскәү шәһәр судының матбугат сәркатибе Ульяна Солоповага сылтама белән РИА Новости яза.

Бу хәл судья хөкем карарын укыгач булган.

Агентлык язуынча, Свиридов аеруча зур күләмдә акча таләп итүдә гаепләнә. Аңа иң түбән җәза срогы билгеләп, өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Бу маддә буенча, 7 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Гадәттән тыш хәл урынында полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.

“Яшәгән җиреннән китмәү турында кул куйган гаепләнүченең коралны суд бинасына ничек алып килүе ачыклана", — дип өстәде Солопова.

Тикшерү комитетында әйтүләренчә, хәзер бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Тикшерүчеләр судта куркынычсызлык режимын тәэмин итүне тикшерәләр, якын арада җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк, - дип өстәделәр ведомствода.

РБК мәгълүматлары буенча, ФСИН автотранспорт идарәсенең экс-җитәкчесе Свиридовны ведомствоның директор урынбасары Александр Сапожниковтан ун миллион акча таләп итүдә гаепләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100