Россия Герое һәм ФСБның авиация идарәсенең элекке җитәкчесен 1,5 миллион сумга алдаганнар. Аңа Россия Геройлар ассоциациясе исеменнән шалтыраткан булалар. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.
Чыганак мәгълүматлары буенча, 65 яшьлек генерал-лейтенант Николай Гавриловка 10 февральдә шалтыратканнар. Мошенник үзен Россия Геройлар ассоциациясе директоры дип таныштыра һәм Гавриловның тупланган акчаларына куркыныч яный дип әйтә. Соңыннан, генералны элек үзе эшләгән ФСБ хезмәткәре белән, аннан Үзәк банк хезмәткәре белән тоташтыралар.
Мошенниклар Гавриловны Сбербанктагы счетыннан 1,5 миллион алырга һәм аны банкомат аша куркыныч янамаган счетка күчерергә күндерә. Алар бу эшне 4 көн эчендә башкарып чыга. 14 февральдә Гаврилов үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Ә февраль башында мошенниклар башка генералдан – СССР Оборона министрлыгы Үзәк аппараты финанс хезмәтенең элекке җитәкчесе Анатолий Миренковтан һәм аның хатыныннан 50 миллион алган була. Алар акчаны Мадагаскар Илчелеге һәм Генераль прокуратура ишек төбендә үк курьерларга тапшырган.