ФСБ: «Украина хәрби разведкасының «Крокус»тагы терактка турыдан-туры мөнәсәбәте бар»
Россиянең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников «Крокус Сити Холл»дагы теракт турында соңгы яңалыкларны сөйләде, дип яза «АиФ» басмасы.
– «Крокус» буенча тикшерү дәвам итә, әмма Украина хәрби разведкасының терактка турыдан-туры мөнәсәбәте бар, дип ышанып әйтә алам.
– Терактның барлык сәбәпләре ачыкланачак һәм моңа катнашы булганнар барысы да җәза алачак.
– Террористларны әзерләү, финанслау һәм координацияләүне интернет аша Әфган-Пакыстан зонасындагы «Вилаят Хорасан» (Россиядә тыелган террористик оешма филиалы) әгъзалары башкарган.
– Терактны тикшерү Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан ярдәме белән башкарыла.
– Һөҗүм иткән 4 кешенең 2се теракт алдыннан Төркиядән Россиягә килгән.
– «Крокус»тагы терактка катнашы булган 20дән артык кеше, шул исәптән турыдан-туры башкаручылар һәм ярдәмчеләр кулга алынды.
– Терактка заказ бирүчеләрнең максатларының берсе – дини һәм милли фактор ярдәмендә БДБ илләре мөнәсәбәтләренә зыян салу.
– Англосакслар, Үзәк Азиядә ныгу өчен, БДБ илләре җитәкчеләренә сәяси һәм икътисади басым куллана.
– НАТО Молдавияне Россия һәм Белоруссия белән хәрби каршылыкка тарта.
– Молдавия хакимиятләре сәяси мөстәкыйльлеген югалтты, дияргә була.
– Киев, яу кырында шанслары булмаган килеш, тоталь террор тактикасына күчте.
– Украина Көнбатыш басымы астында теләсә нинди тынычлык инициативаларын өзә.
– НАТО илләре ялчыларны һәм террористларны Украинага җибәрүгә булыша.