ФСБ «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожинга каршы җинаять эше ачты. Пригожин, Оборона министрлыгы «Вагнер»ның тылдагы базасына һөҗүм оештырды, дип белдергән иде, дип яза ТАСС.
Илкүләм терроризмга комитет әйтүенчә, Пригожинның белдерүе дөрес түгел, шул сәбәпле, хәрби фетнәгә омтылыш факты буенча җинаять эше ачылган.
Дмитрий Песков әйтүенчә, Путин бу хакта белә.