news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ФСБ җитәкчесе Украина гаскәрләренең ни сәбәпле Курск өлкәсенә бәреп керүен әйткән

news_top
ФСБ җитәкчесе Украина гаскәрләренең ни сәбәпле Курск өлкәсенә бәреп керүен әйткән

ФСБ директоры Александр Бортников Курск өлкәсенә һөҗүмнең сәбәбен әйткән. Курскига бәреп кереп, Украина Россия тарафыннан тагын да кырысрак җавап һөҗүмнәре китереп чыгаруны, конфликтны тирәнәйтүне, шул рәвешчә тынычлык турында сөйләшүләр мөмкинлеген юкка чыгаруны теләгән, ди ул. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Украина гаскәрләренең Курск өлкәсенә һөҗүме Зеленский режимының җинаятьчел булуын тагын бер кат раслады. Украина гаскәрләренең Донбасстагы хәлен берничек тә җиңеләйтмәгән бу акция Россияне кырыс җавап һөҗүме ясарга һәм конфликтны якын арада туктатуга юл куймауны күз алдында тота», – дигән Бортников Казахстан башкаласындагы чыгышында.

НАТО Киевны террорчылык гамәлләренә этәрә, ди Бортников.

Украина гаскәрләре 6 августта Курск өлкәсенә бәреп керде. Генштаб начальнигы Валерий Герасимов, Курск өлкәсендәге операция Украина гаскәрләрен тар-мар итү һәм Россия чигенә чыгу белән төгәлләнәчәк, диде. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, 3 октябрьгә Украина гаскәрләре Курск юнәлегендә 19,8 мең сугышчысын югалткан.

Россия президенты Владимир Путин Украина гаскәрләренең провокация ясавын, тыныч халыкка да атуын хәбәр итә. Путин, дошман тиешле җавап алачак, Россия каршындагы бурычлар үтәләчәк, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар