Фирүзә Ибәтуллина фаҗигале үлгән абыйсы хакында: «Сине 5нче көнне генә җирли алдык...»
Җырчы Хәния Фәрхинең бертуган энесе Нурисламны, фаҗигале үлеменнән соң, 5 көн буе соңгы юлга озата алмыйча тотканнар. Моннан 31 ел элек булган ачы вакыйгаларны сеңелләре Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрләрдә искә төшерә.
«1992 елның 3-4 декабре – Башкортстанның милли көрәш батырын – безнең газиз абыебыз Нурисламны – мәхлук, мескен, куркак, кул белән көрәшә алмагач, мал суя торган пычак белән йөрәгенә чәнчеп үтергән көн. Кайгы төне…Мәңге онытасым юк.
«Кешене каргарга ярамый», – дип үстерде безне әниемнең әнисе Фәрхәнә (кызганыч, миңа 11 яшь кенә иде ул бакыйлыкка киткәндә). Шулай да аның бәет, мөнәҗәтләре әледән-әле колагымда яңгырый.
«Рәнҗү төшә балам», – ди иде. Түгелгән күз яшьләре, әрнеп сагынулар абыемның гомерен кыйганнарның кайберсен алып китте. «Дошманның каберен күреп шатланма», – диләр. Хак сүзләр. Ул җиңеллек бирми. Әле тагын да бар. Яшәсен иде әле, бу тормыштагы золымнарны күреп.
Абый, кадерлем! Без сине җир куенына 5нче көнне генә кадерләп озаттык. Гафу ит инде безне сине шулай озак озатмаган өчен. Салават абыйның ерак Себер урманнарыннан кайтканын көттек. Аны көтмәгәндә, ул сине кабердән яңадан күтәрер иде.
31 ел элек бу көннәрдә синең гәүдәң янында идек әле без. Әрни йөрәгем, сагынам сине шулкадәр. Син минем шулкадәр чибәр идең. Күзләр тигәндер инде, йөрәк парәм», – дип яза Фирүзә Ибәтуллина.
Бу ялларда, алдан хәбәр бирми генә, Фирүзә Ибәтуллиналарга кунакка Нурислам абыйсының балалары һәм оныклары да кайтып төшкән.
«Абыемның алтын бөртекләре кайтты. Ишек ачылды, ә аннан, берәм-берәм, берсеннән-берсе кечкенә матур малайлар түргә табан йөгерә. Артларыннан Миләүшәм, киявем Алмаз көлә-көлә керәләр. Очрашу шатлыгын берни белән дә тиңләп булмый. Беребездән-беребез арттырып кычкырып сөйләшәбез, үзе кызык, үзе рәхәт. Картый, дәү әниләрен берәм-берәм кочаклап яратулары гына да дөнья бәясе», – дип сурәтли ул әлеге матур һәм кадерле очрашу мизгелләрен.