Фронтка әйберләр тегүче кызлар: «Без теккән һәр носилка – коткарылган гомер ул!»
Бүген фронтка ярдәм итүчеләр бихисап. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер мич ясый, кемдер әйбер сатып алып җибәрә. Ә «Золотые руки Ангела» яралы хәрбиләрне яу кырыннан коткару өчен носилкалар тегә.
«Золотые руки Ангела» җәмгыять оешмасы – Россия күләмендә иң эреседер. Чөнки ул Россиянең 85тән артык төбәгендә бар. Өч меңләп волонтерны берләштерә. Башкалада гына түгел, Алабуга, Чаллы, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән кебек кечкенә шәһәрләрдә дә эшләре гөрли аларның.
Бу хәрәкәт быел март аенда мәскәүле Людмила Сушецкая тарафыннан оештырыла, ә идеясе – хирург Юрий Евичныкы. Алар нибары 400 грамм авырлыктагы һәм 200 килограмм авырлыкны чыдата торган җиңел носилкалар тегәргә була. Бу носилкалар яралы солдатны яу кырыннан эвакуацияләү өчен бик уңайлы. Күпме коткарылган гомер дигән сүз бит! Татарстан әлеге хәрәкәткә җәй башында кушылган. Шушы берничә ай эчендә Татарстан фронтка носилка, эвакуацион стропа һәм сапер «кошкалары» салынган 150 комплект тапшырган.
Моннан тыш, бу оешма халыктан гуманитар ярдәм җыю белән дә шөгыльләнә. Бүген иң кирәклеләр рәтендә – медикаментлар, Илизаров аппаратлары, җылы киемнәр. Шулай ук халык куертылган сөт, бал, как, коры боткалар, киптерелгән борщ (аның рецептын волонтерлар үзләре уйлап тапкан), кайнатма һәм тозы кыярлар да алып килә. Менә соңгылары – пыяла банкадагы әйберләр кирәк түгел икән.
«Золотые руки Ангела» проектының Казандагы филиалына барып, андагы эшләү рәвеше белән таныштым. Бүген Татарстанда фронтка алар аша 200ләп волонтер ярдәм итә. Кайсы өендә тегә, кайсы Мәскәү урамындагы офисларына килеп эшли.
«Хәрби җыеннарда беркайчан мендәр һәм матрас өстендә йокламый идек»
Минем күз алдымда гына бирегә бер ханым 8 эвакуацион стропа тотып килеп керде. Җимерекләр арасында калган очракта тартып чыгара торган махсус җайланма бу. Фронттан аңа да сорау зур икән. Марина Примакова бер сәгатькә 2 шушындый җайланма тегә алуын әйтте.
– Мин – пенсионер, 58 яшьтә. Менә бер тәүлектә 8не тектем, чөнки өйдә гел аның белән генә утырып булмый. Олы яшьтәге әниемне дә карыйм, – диде Марина Примакова. – Әнием – профессиональ тегүче, үзем дә яшь чакта Казахстанда тегүче булып эшләдем.
Искерәк булса да, өйдә тегү машинам бар. Беренчесен сүтеп яңадан эшләргә туры килде, хәзер остардым инде. Тиз арада җибәрергә кирәк дигәч, килеп җиттем менә.
– Сезнең якыннарыгызны махсус хәрби операциягә алдылармы әллә? Ни өчен волонтерлык эше белән янып-көеп йөрисез? – дим.
– Беркемемне дә алмадылар. Мин – хәрби пенсионер, прапорщик, армиядә 21 ел хезмәт иттем. Шуңа күрә бу әйберләр миңа якын. Андагы егетләргә нәрсә кирәк икәнен яхшы чамалыйм.
– Кайларда хезмәт иттегез?
– Тумышым белән Удмуртиядән мин, 17 ел Воткинск дигән шәһәрдә хезмәт иттем. Әһәмиятле дәүләт объектларын, заводлардагы серле цехларны сакладым.
Безнең чорга Чечня сугышы да туры килде, анда китәргә дә теләк бар иде, ләкин безнең командир хатын-кызларны җибәрмәде. Соңгы 4 елымны Казанда хезмәт итеп бетердем. Пенсиягә киткәч, куркынычсызлык хезмәтендә эшләдем.
– Фронтка нәрсә кирәк икәнен чамалыйм, дидегез. Нәрсә кирәк анда?
– Мобилизацияләнүчеләр видео җибәргәч, якыннары анда карават һәм урын-җир әйберләре булмауга шакката. Ул кешеләргә исем китә инде. Без эшләгәндә кырга җыеннарга чыга идек, анда да нәкъ шундый кыр шартларында яшәдек. Беркем дә мендәр һәм матрас өстендә йокламады.
Ирем 80нче еллар ахырында бер айга хәрби җыеннарга китте, аннан бетләп кайтты... Бетләү – нормаль хәл, дип әйтәсем килми, ләкин безнең илдә андый җыеннар беткәнгә дә ничә дистә ел бит инде! Ә мобилизация булмаганга – 80 ел! Димәк, нәрсә көтәсез?
Менә-менә кыш җитәргә тора, аларга җылы киемнәр җибәрергә кирәк. Үзем белән бергә хезмәт иткән кызларга: «Җылы ыштаннарыгыз, бушлатларыгыз калмадымы? Аунап йөрсә, егетләргә җибәрик», – дип сорап яздым әле.
– Хәрби кеше буларак аңлатыгыз әле, хәрби комиссариатларда ни өчен шулкадәр ыгы-зыгы купты? Анда элек бер дә тәртип булмаган, дигән тойгы калды.
– Воткинск дигән шәһәрдә дус кызым хәрби комиссариатта эшли. «Төннәр буе хәрби комиссариатта йоклыйбыз, полиция дә саклый. Мәгълүматны юкка чыгару максатыннан яндырырга теләүчеләр, куркытучылар бар», – ди. Алар һәр картотеканы кулдан тутырдылар, эшләре бу арада нык авыр булды.
– Үзегезнең балаларыгыз махсус операциягә китәргә теләк белдермиме?
– Улыма 35 яшь, ул – бик озын һәм ябык. Заманында армиягә китәсе килде, ләкин алмадылар. «Мин барыбыз өчен дә хезмәт иттем», – дип тынычландырдым аны. Кызым IT юнәлешендә эшли, оешмалары хезмәткәрләрен 3 айга Төркиядә күчергән иде, хәзер монда кайттылар.
Мобилизация башлангач, кызымның бер бүлмәдә утыра торган 3 хезмәттәш егете Казахстанга күченеп китте, алар да шушы көннәрдә әйләнеп кайттылар. Чит илгә бу шаукым белән китүчеләрнең күп дигәндә уннан икесе төпләнеп калыр, дип уйлыйм. Анда да тормыш җиңел түгел, тынычлык беркайда да юк... Электән үк китәргә җыенып йөргән, акчасы булган кешеләр генә кала алыр, – дип сөйләде Марина Примакова.
«Абыемны алып киттеләр, шуңа фронтка ярдәм итәсем килә»
Башын да күтәрмичә тегү машинасы артында утыручы хатын-кыз янына атладым. Ул үзен Эльмира Салихова дип таныштырды.
– Махсус хәрби операциягә бертуган абыемны алдылар – бу хәлләр безнең гаиләгә дә кагылды. Хәрбиләргә ничектер ярдәм итәр өчен, Интертнеттан эзләнергә керештем.
Бу оешма беренчеләрдән булып – март аенда ук оешкан, гуманитарка җыю гына түгел, фронтка әйберләр тегү белән дә шөгыльләнә. Шунысы җәлеп итте, – диде Эльмира. – Волонтер булып килүемә өч атна гына әле. Мин профессиональ тегүче түгел, үзлегемнән өйрәндем. Кияүдә түгелмен, балаларым юк, шуңа күрә буш вакытымны монда үткәрүемә беркем сүз әйтми.
Әлеге хәрәкәтнең тагын бер координаторы Даша Лэй белән дә сөйләшеп алдык. Аның буш вакытын гел монда үткәрүенә ире аптырагач, ирен дә бирегә алып килгән булган.
– Миңа эштә кайбер кеше: «Менә синең беркемеңне дә алмаганнар бит. Кемнекен алганнар, алар булышсын», – ди. Ничек шулай фикерләп була – аңламыйм. Һәр сугышта тылдагылар фронтка шулай ярдәм итеп торган бит. Без һәркайсыбыз – дәүләтнең бер кисәге. Диңгез дә тамчылардан җыела. Егетләргә булышасы иде: иң мөһиме шул хәзер. Калганын яңадан да төзеп була.
– Хәйриячеләрне ничек эзләп табасыз?
– Социаль челтәрләрдә язабыз, блогерларга мөрәҗәгать итәбез. Хәзерге вакытта тегүчеләр, матди ярдәм кирәк. Әлеге носилкаларны тегү өчен сәнәгатьтә кулланыла торган тегү машиналары кирәк, бәлки, ул кемнеңдер өендә тик ятадыр. Гомумән, без һәртөрле ярдәмгә шат.
Кайбер төбәкләр көнгә меңләгән носилка тегә. Безнең республика 10-15тән арттыра алмый. Татарстанда да бу эшне шундый күләмдә башкарасы иде, – ди Даша.
«Төннәр буе фронтка носилкалар тегәбез»
– Күп төрле әйбер тексәк тә, безнең фонд носилкалар җитештерүгә махсуслашкан, – ди «Золотые руки Ангела» фондының Татарстандагы җитәкчесе Зөлфия Идрисова. – Ул носилкалар яралы солдатны алгы рәттән эвакуацияләү өчен кулланыла. Аны шуңа салып, госпитальгә алып китәләр.
Носилканың госпитальдән кире яу кырына әйләнеп кайтмавы бар, бигрәк тә пычранган булса. Димәк, аларны «бер тапкыр кулланыла торган» дип әйтә алабыз. Һәр носилка – ул коткарылган гомер. Безгә менә шул фикер бу эшләрне башкарырга көч бирә.
Күптән түгел госпитальдә ятучы бер хәрби безнең белән элемтәгә чыкты. Носилка тегүебезне белгәч: «Ул безгә монда шундый кирәк, белсәгез!» – диде.
Фронтка буржуйка мичләр дә җибәрәбез. Аларын ясауны төрле оешмалар үз өстенә алды. Соңгы җибәрүдә Баулы 15не җибәрде, алар үзләрендә ясыйлар.
– Бу әйберләрнең кемнәргә киткәнен белеп торасызмы?
– Әйберләрне Татарстан егетләренә җиткерәбез. Офицерлар белән элемтәдә торабыз, алар нәрсә кирәк икәнен җиткерә, заказ бирә. Кайсыдыр җире уңайсыз булса, безгә әйтәләр, тегү процессында үзгәрешләр кертәбез.
Бүген Татарстанның махсус бригадасыннан шалтыратып сорадылар менә, иртәгә җибәрергә кирәк. Әмма әзер комплектлар җитәрлек түгел. Иртәгә машинаны җибәрү өчен, кызлар төне буе утырачак инде.
– Үзегез бу фондка ничек килеп эләктегез?
– Мин – һөнәрем буенча тегүче. Шуңа күрә, ярдәмем тисен дип, махсус эзләдем. Үзем эре төзелеш фирмасында эшлим, иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эш урынымда булам. Бөтен калган вакытым монда. Ирем, балаларым, оныгым бар. Өйдәгеләр гел монда йөгергәнгә аптырагач, үзләрен дә алып килеп күрсәттем.
Хәрби хезмәткә беркемем дә китмәде, шулай да бу эшләрдә теләп катнашам. Бәлки, шушы ук әйберләрне Кытайдан арзангарак та сатып алып буладыр, әмма анда безнең кул җылысы булмаячак бит.
Кайбер кызлар носилкаларга «Өйдә көтәбез!» дигән язулар, йөрәкләр чигә. Волонтерларның балалары хатлар яза, рәсемнәр ясый. Үзебез дә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, видеолар җибәрәбез.
– Эшегезне җәелдерү өчен тагын нәрсәләргә ихтыяҗ бар?
– Бүгенге көндә 400 носилканы җыеп куйдык, ләкин аны тегүче юк. Тегүчеләр төнлә дә эшли, ләкин өлгерә алмыйлар. Җыюы 15 минут, ә тегүе берничә көнгә сузылырга мөмкин. Моның өчен сәнәгатьтә кулланыла торган тегү машиналары кирәк. 4 машина бар иде, берсен монда калдырдык, калганнарын башка шәһәрдәге ярдәмчеләргә тараттык. Носилка ясый торган махсус пистолет тиз эштән чыга, ул кирәк.
Носилка җыю өчен бүлмә дә кечкенә. Үзебез «Ирен» ательесы белән сөйләшүләр алып бардык. Аның бинасы һәм тегү машиналары бар, әмма хезмәткәрләре юк.
– Нигә үзегез барып эшләмисез?
– «Килегез», – диләр анда. Ләкин һәр кеше дә сәнәгать машинасында тегә алмый бит, аңа бөтен кеше тиз генә өйрәнә алмый, – ди Зөлфия Идрисова.
«Золотые руки ангела» хәйрия оешмасы аша хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр Казан, Мәскәү урамы, 15, 223нче офис адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Элемтә өчен телефон: 89872909374 (Зөлфия).