news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фрикаделькалы пирог

Тиз әзерләнә һәм пешә торган итле ризык ашыйсыгыз килсә, фрикаделькадан пирог пешерергә мөмкин.

news_top
Фрикаделькалы пирог
Камыр өчен: 250 г кибет каймагы, 0,5 бал калагы тоз, 3 йомырка, 1 бал калагы көпшәкләндергеч, 150 г чамасы он.

Эчлек өчен: 300 г фарш, тәмләткечләр, 150 г сыр.

Йомыркага каймак салып, яхшылап болгатырга кирәк. Аннары онга көпшәкләндергеч, тоз салырга һәм ике массаны берләштерергә. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Табаны майларга, камырны салырга. Аннары фарштан фрикаделькалар ясарга һәм бер-берсенә якын итеп, камырга батырып чыгарга. Сырны угычтан уарга һәм фрикаделькалар араларына сибеп чыгарга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә. Бераз суынгач кисәргә тәкъдим ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар