Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан фрикаделька кыздыру рецептын тәкъдим итәбез.
Фрикаделька ясау өчен 600-700 грамм фарш, 1 йомырка, 1 суган, 1 уртача сарымсак, 50 мл сөт, 100 грамм сохари, тоз, борыч кирәк.
Ингредиентларны бергә кушарга, яхшылап болгатырга һәм үсемлек маенда кыздырып алырга.
Табынга төрле соуслар белән тәкъдим итәргә мөмкин.