Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевидение йолдызы Эльвира Мадиярованы һәм аның әтисен Төркиядә кулга алганнар

news_top_970_100

Эльвира Мадиярова – кайчандыр Казан телевидениесе эфирында балкый, аның йөзе «ТНВ» телеканалы тамашачыларына яхшы таныш. Аның тавышы исә кертемчеләргә таныш. Эльвира Мадиярованың әтисе Тәрбиз Әхтәмов «көненә 2 процентлы» керем бирә торган инвестицияләр турында хыялланучыларны өлкән кеше буларак үз артыннан ияртә. Әмма болар барысы да үткәндә калды. Ул Төркиядән экстрадицияләнә һәм 17 майда Казан СИЗОсына эләгә. Ә Эльвира әле дә Анталья төрмәсендә иде, туган иленә кайтмаска тырышкан. Бу хакта «Аргументы и факты» сайты яза.

«Алар качып йөрмәгән»

Мадиярова һәм Әхтәмов фамилияләре халыкара эзләү базасында 2022 елдан бирле исәпләнә. Россия хокук сакчылары фикеренчә, алар финанс пирамидасына – янәсе, инвесторлар өчен ябык клубка – кешеләрне актив җәлеп иткән. Ә чынлыкта исә, бу – чираттагы «куык» булып чыга. Агрессив маркетинг һәм татлы вәгъдәләрдән торган бу проект Татарстан, Башкортстан, Бурятия һәм башка төбәк кешеләренең миллион сумнарын үзе белән эләктереп, 2021 елда челпәрәмә килә.

Әмма Россия яңалыкларыннан юкка чыккач, Эльвира һәм Тәбриз посып ятмый. Алар Төркия курортларыннан фотолар кертүләрен дәвам итә, социаль челтәрләрен алып бара, вебинарларда катнаша. Барысы да онытылган кебек була.

Шәхси үч

Аларны алданган кертемчеләрнең берсе ярдәмендә кулга алалар. Танылган блогер Андрей Алистаров сөйләгәнчә, ул кеше финанс пирамидасына 100 мең доллар салган. Аның сүзләренчә, акчалар Әхтәмов аркылы шәхсән тапшырылган. Бу акчаларны һәм табышны кире кайтарып булмаячагы ачыклангач, ир-ат, үзенекен дауларга дип, Төркиягә бара.

«Тәбриз: «Озакламый яңа проект була, барысын да кайтарабыз», дип вәгъдә иткән. Шул вакытта зыян күрүче юристны җәлеп итә, законда чыгу юлы таба һәм бу процессны башлап җибәрә», – дип сөйләгән Алистаров.

Интерпол, илчелек, Анталья полициясе – бик тиз эшли. Әхтәмовны – 3 майда, ә Мадиярованы берничә көнгә иртәрәк тоткарлыйлар. Әмма нәкъ менә Әхтәмов – Россиягә конвой астында кайткан беренче кеше.

Онлайн-курслар «йолдызы»

Инде гаепләнүче статусында булган килеш, Мадиярова имиджын үзгәртергә тырыша. Социаль челтәрләрдә ул үзенең «рухи практикалары» турында сөйли, хатын-кызлар өчен марафоннар оештыра, «эчке тынычлык» табу өчен киңәшләр бирә. Үзенең дә инвестицияләр тозагына эләгүен һәм хәзер башкаларга булышырга теләвен яза. Әмма хокук сакчылары башкача уйлый.

«Бездә Эльвира Мадиярова, үзенең билгеле кеше булуыннан файдаланып, нәкъ менә яңа кертемчеләр җәлеп итү белән шөгыльләнгәнен күрсәткән мәгълүматлар бар. Ул акчаларның кайдан килүен белгән. Һәм үз өлешен дә алган», – дип сөйләгән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Хәзер финанс пирамидасы эше буенча 334 кеше зыян күргән дип табылган. Зыян суммасы 300 миллион сум дип бәяләнә. Һәм бу – бары тик Татарстанныкы гына.

Казанда суд

Төркиядән экстрадицияләү – тиз генә башкарыла торган эш түгел. Мадиярованың яклаучылары судларга шикаять биргән, аның 2 баласы булуын һәм җәмгыятькә куркыныч тудырмавын сылтау итә.

Әмма соңгы айлардагы практика күрсәткәнчә, «гафу ителүгә» шанслар зур түгел. 2024 елда Төркия Россиягә җинаять эшләрендәге 17 фигурантны тапшырган. Алар арасында Башкортстаннан шуңа охшаш пирамида төзүче дә бар. Мөгаен, элекке телевидение алып баручысы Казанда әтисе янәшәсендә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгер.

Якын арада тикшерү 2 фигурантны бер эшкә берләштерергә җыена. Әхтәмовка карата чик чарасы билгеләнгән инде – ул сак астында. Эльвира Төркия суды карарын көтә. Татарстанда бу «йолдызлы» аферистларны көтәләр: кулда – дәлилләр, шаһитлар биргән күрсәтмәләр һәм зыян күрүчеләрдән гаризалар. Озакламый суд бу эшкә нокта куячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100