news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Французча ит (рецепт)

Французча ит ризыгының төрләре күп, һәр хуҗабикәнең үзе сайлаган рецепты бар. Ничек кенә пешерелсә дә, тәмле һәм туклыклы ризык.

news_top
Французча ит (рецепт)

800 г сыер ите, 1 кг бәрәңге, 300 г сыр, 3 суган, тәменчә тоз һәм борыч.

Ит­не зур бул­маган телем­нәр­гә кисәр­гә. Ан­нан тоз-борыч сибеп, ике ягын да ях­шылап төяр­гә. Каймак салып болгатсагыз, тагын да тәмле булачак.

Табага май салырга, аннары бәрәңгенең яртысын боҗралап турап салырга, тоз сибәргә, өстенә ит кисәкләрен тезеп чыгарга, ярымбоҗралап суган турап салырга, калган бәрәңгене тезәргә кирәк. 

Сырны угычтан уарга, майонез һәм каймак салып болгатырга да өстенә җәеп чыгарга.

Мичтә 50 минут пешерер­гә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар