Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Француз сөяркәсе" салаты

Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан "Француз сөяркәсе" дип аталган серле исемле салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Француз сөяркәсе" салаты
Салат өчен: 300 гр пешкән тавык филесы, 2 суган, 1 стакан йөзем җимеше, 2 кишер, 50-60 грамм каты сыр, 1 стакан әстерхан чикләвеге, майонез, бизәү өчен - апельсин.

Эш тәртибе: суганны ярымбожралап турарга, өстенә кайнар су агызып 5 минут тотканнан соң әз генә тоз, шикәр комы, 5 тамчы аш серкәсе салып болгатырга, маринадланган суган әзер.

Йөзем җимешен кайнар су белән бүрттереп алырга.

Кишерне һәм сырны вак угычтан уарга, әстерхан чикләвеген блендер белән вакларга, аны матур итеп сыр өстенә сибәргә.

Шундый тәртиптә салатны катлап өяргә, һәрбер катка майонез сыларга.

Салатның өстен әфлисун белән бизәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100