Франциядә әтәчләргә теләсә кайсы вакытта кычкырырга рөхсәт иттеләр
Хөкүмәт бакчачылар белән фермерлар арасындагы бәхәскә нокта куйды.
Франциядә әтәчләрнең иртәнге җырын дәүләт яклавына алдылар. Фермерлар белән дачниклар арасындагы күптәнге бәхәс шулай хәл ителде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Бакчачылар тынычлык даулаган иде. Франция Хөкүмәте исә бакчачыларга тынлык тәэмин итүдән баш тарткан. Хәзер әтәчләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында «кикрикүк» дип кычкыру хокукына ия булды. Әтәч җыруы биредә яшәүчеләрнең сәламәт төнге йокысыннан мөһимрәк дип табылды, диелә хәбәрдә.
Бакчачылар бер судта да җиңә алмаган.