news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Франциядә тәртипсезлекләр вакытында түрә өенә һөҗүм иткәннәр, балалары өйдә булган

news_top

Франциядә 28 июньнән бирле тәртипсезлекләр дәвам итә. Халык 27 июньдә Парижның Нантер бистәсендә 17 яшьлек яшүсмерне полицейский үтергән аркасында урамга чыкты.

«Интерфакс» язуынча, узган төндә 577 автомобиль һәм 74 бина янган. Юлларда 871 янгын теркәлгән. Полициянең 54 хезмәткәре һәм жандарм яраланган.

Иң куркыныч вакыйгаларның берсе Парижның Л»Аи-ле-Роз бистәсендә булган. Анда машинага ут төркәннәр һәм аны мэр йортына таба этеп җибәргәннәр. Шәһәр башлыгының бер баласы яраланган. Франция полициясе бу хәлне «үтерүгә омтылыш» дип бәяли, тикшерү бара.

2 июльгә каршы төндә ким дигәндә 719 кешене тоткарлаганнар. Полиция хәбәр иткәнчә, алдагы төндә  1311 кешене тоткарлаган булганнар.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, 27 июнь көнне полиция хезмәткәре коралдан атарга мәҗбүр булган яшүсмер юл патруленең туктарга кушкан таләбенә буйсынмаган. Шул сәбәпле полиция аңа ут ачкан. Егет моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар