Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Франция президенты хатынын «элек ир кеше булган» дип сөйләүчеләргә җавап бирде

news_top_970_100
Франция президенты хатынын «элек ир кеше булган» дип сөйләүчеләргә җавап бирде
Фото: GLOBAL LOOK PRESS

Франция президенты Эммануэль Макронның хатыны Брижитны «ир булып туган, соңыннан җенесен алыштырган» дип сөйлиләр. Франция социаль челтәрләрендә «Брижит Макрон – трансгендер, элек исеме Жан-Мишель Тронье булган» дип язалар.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чарада Эммануэль Макрон беренче тапкыр бу имеш-мимешләргә җавап бирде.

«Иң куркынычы – бу ялган мәгълүмат һәм уйлап табылган сценарий. Кешеләр моңа ышана һәм борчыла», – диде ул. Аның фикеренчә, хатыны турында шулай язучылар – хатын-кызларны сөймәүче кешеләр, алар белән кешеләргә адым саен очрашырга туры килә.

Элегрәк әнисен гаепләүләргә Брижитның кызы Тифан Озьер бер җавап биргән иде инде. «Социаль челтәрләрдә минем әнине ир кеше дип язган җәмгыятьнең нинди хәлдә булуы өчен борчылам», – дип язды ул.

Брижитның кызы 10 яшьлек чагында укытучы булып эшләгән әнисенең ул чагында 15 яшьлек үсмер булган Эммануэль белән очрашып йөрүе өчен бик хурланганын да сөйләгән.

Брижит Макрон – 1953 елда туган, 13 апрельдә аңа 71 яшь тула. Ире – Франция президенты Эммануэль Макронга 46 яшь. Брижит Тронье – француз теле укытучысы. 1974 елда ул банкирга кияүгә чыга, аларның 3 баласы туа. Брижитның хәзер 7 оныгы бар.

1993 елда ул кызы Лоранс белән бер класста укыган Эмммануэль белән таныша. Алар 1994 елда очраша башлыйлар. Эммануэльнең әти-әнисе, моны белгәч, аны башка шәһәргә күчерәләр, әмма алар очрашудан туктамый.

Брижит 2006 елда ире белән аерылыша һәм 2007 елда Эммануэльгә кияүгә чыга. Брижит ирен президент итеп сайлау кампаниясендә зур роль уйный, ул аның төп киңәшчесе була. Брижитның барлык балалары да әниләренең бу адымын яклап чыга һәм Эммануэльгә сайлау вакытында ярдәм итә.

Брижитка көненә 200дән артык хат килә икән. Аларның күпчелеге – өлкән яшьлек хатын-кызлардан. Алар, өлкән яшьтә инде кызыктырырлыгым калмады, дип уйлаганнан соң да үзләренең әле яшь егетләрне каратырлык булганлыкларын аңлаткан өчен Брижитка рәхмәт әйтә, кайберләре киңәш сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100