Франция Президенты Макрон Украинага ярдәмгә гаскәрләр җибәрү ихтималы турында әйтте
Көнбатыш контингентларын Украинага җибәрү Россия һәм НАТО арасында турыдан-туры хәрби бәрелешкә китерәчәк, дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков. Бу турыда ул Франция президенты Эммануэль Макрон сүзләренә карата әйтте.
Макрон журналистларга Көнбатыш илләре лидерларының Украинага гаскәрләр җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышуларын, әмма килешүгә ирешмәүләрен белдергән. Франция җитәкчесе бу сүзләрне Украинага ярдәм итү буенча конференция нәтиҗәләре буенча сөйләгәндә әйткән. Конференция Парижда узган.
«Бүген барысын да ирекле һәм туры итеп сөйләштек. Бүген коры җир гаскәрләрен рәсми рәвештә җибәрү буенча консенсус (килешү, бер фикергә килү – ред.) юк. Ләкин вазгыятьнең үсешендә бөтен нәрсә дә була ала», – дип яза РИА Новости Макрон сүзләрен.
«Без Россия бу сугышта җиңмәсен өчен барысын да эшләячәкбез. Әгәр бу безнең максатка ирешү өчен файдалы булса, барысы да мөмкин», – дип белдергән ул журналистларга.
Россия Президентының матбугат сәркатибе Песков бу сүзләргә җавап итеп: «Бу очракта инде ихтималлык турында түгел, ә котылгысызлык турында сөйләргә кирәк. Менә нәкъ шулай бәялик. Шулай ук бу илләргә дә шулай бәяләргә һәм моны аңларга кирәк. Һәм бу аларның мәнфәгатьләренә туры киләме-юкмы, ә иң мөһиме – аларның илләре гражданнарының мәнфәгатьләренә туры киләме икәне турында уйланырга кирәк», – диде.
«НАТО илләреннән Украинага ниндидер контингентлар җибәрү» мөмкинлеге турында фикер алышуның үзен Песков «мөһим яңа элемент» дип атады. Франция Президенты чыгышларындагы барлык башка детальләр дә инде яңгыраган иде, дип өстәде ул.
Шул ук вакытта Мәскәүдә Европада хәрбиләрне җибәрү мәсьәләсе буенча килешү булмавы да теркәлде, дип дәвам итте Песков. Ул билгеләп үткәнчә, Париждагы очрашуда катнашучы илләрнең кайберләре «мондый гамәлнең потенциаль куркынычларын һәм турыдан-туры кызу конфликтка җәлеп итүнең потенциаль куркынычын аек бәяләүне» белә.
Ул шулай ук Кремльдә Макронның Россияне стратегик рәвештә тар-мар итү кирәклеге турындагы позициясе яхшы билгеле булуын әйтә.
Мәскәүдә Украинага кораллар җибәрү НАТО илләрен конфликтка турыдан-туры җәлеп итүе турында берничә тапкыр белдергәннәр иде. Көнбатыш илләренең Украинага үз хәрбиләрен җибәрүе НАТОның Россия белән турыдан-туры бәрелешү куркынычын арттырачак. Бу фикерне Хәрби иминлек һәм коралларны контрольдә тоту мәсьәләләре буенча Венада узган сөйләшүләрдә Россия делегациясе башлыгы Константин Гаврилов әйткән иде.