Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Франция мәктәпләрендә мөселман киемнәре киюне тыйдылар

news_top_970_100
Франция мәктәпләрендә мөселман киемнәре киюне тыйдылар
Фото: © "Татар-информ"

Франция Дәүләт Советы мәктәпләрдә мөселман киеме киюне тыюны хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Бу чикләү турында алданрак илнең мәгариф министры Габриэль Атталь игълан иткән. Шуннан соң Action Droits des Musulmans мөселманнарның хокукларын яклау ассоциациясе Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп, бу чикләүне бетерүне таләп иткән.

Әлеге мөрәҗәгатьне карагач, Дәүләт Советы аны кире каккан. Судья чыгарган карар буенча, мондый кием киюне тыю фундаменталь ирекне җитди яки законсыз чикләү булмый.

Шулай итеп, Франциядә административ эшләр буенча югары суд инстанциясе булган Дәүләт Советы мәктәпләрдә мөселман киемен киюне тыю кертүне хуплый.

Әлеге инстанция фикеренчә, бу тыю «шәхси тормышка, дин ирегенә, белем алу хокукына яки баланың мәнфәгатьләренә һәм дискриминацияләмәү принцибына каршы килү түгел».

Мөселман киемен киюне чикләү быелгы яңа уку елыннан кертелә. Министр сүзләренчә, мәктәпкә мөселман киеме килеп килгән укучылар дәрескә кертелми, алар белән аңлату алып барылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100