Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотомодель Лилия ирен үтергән

news_top_970_100

Фотомодель Лилия С. ирен үтергән өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 2020 елның 28 ноябрендә Петербургта була. Башта ир белән хатын талаша. Аннары ире Лилия белән дуслашырга тели – ул, арттан килеп, хатынының иңбашына кулын куя. Ләкин шул чакта хатын аңа 2 тапкыр пычак кадый, аннары ир хастаханәдә үлә.

Дзержинск суды кабат эшнең квалификациясен үзгәртә, шул сәбәпле манекенщица иректә кала, дигәннәр Петербург судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Лилияне 2020 елның 1 декабрендә кулга алалар, башта «саксызлык аркасында үтерү»дә, аннары «үтерү»дә гаеплиләр. 2021 елның октябрендә СИЗОдан чыгаралар, Лилия гаебен танымый, тик пычак кадавын кире какмый.

Прокурор аңа 12 ел колония сорый, тик суд хатын-кызның гамәлләрен «саксызлык аркасында үтерү» дип билгели һәм 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Ул элеккеге иренең туганнарына 1 млн сум мораль компенсация һәм җирләү өчен чыгымнарга 63,4 мең сум түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 май 2024
    Исемсез
    Кеше гомере шулхэтлек чебен гомеренэ эйлэнде. Ямьсез генэ хатын инде бу, эле үзенә караган ир-атка рэхмэт эйтсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100