Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотомодель кыз шоколад ашаганда тончыкканнан соң вафат булган

Егет белән кыз подъездда сөйләшеп утырганда, бәхетсезлек килеп чыккан.

news_top_970_100
Фотомодель кыз шоколад ашаганда тончыкканнан соң вафат булган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Котельникидагы торак йорт подъездында 16 яшьлек кыз мәете табыла. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Бу кыз модель, гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы булуы ачыклана. Фаҗига вакытында кыз янында егет тә була. Яшьләр подъездда аралашып утыра. Башта матбугат чараларында «кыз шоколад ашаганда тончыгып үлгән» дигән хәбәрләр таралды.

Балигъ булмаган кызның үлеме сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклаячак. Ул дару препаратлары белән агуланган булуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак кызның үлеменең якынча сәбәпләре дә билгеле булды. Кичке ун тирәсендә Карина (исеме үзгәртелә) дусты белән бергә йортның икенче һәм өченче каты арасындагы баскычта була. Егет сүзләренчә, кыз шоколад каба һәм йөткерә башлый. Аннары ул аңын югалта. Кызның хәле киткәч, егет ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәндә кыз инде үлгән була. Кызганычка, табиблар ярдәм итә алмый.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, Карина шоколад ашап үлгән дигән мәгълүмат расланмый. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккан дип фаразлана. Карина эче авырткан һәм спазмны бетерә торган дару эчкән. Ул күп дару эчүдән үлгән булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

16 яшьлек Карина мәктәптә укый, фотомодель була. Ул шәһәр күләмендә гүзәллек бәйгесендә җиңгән, актерлык бәйгесе финалына чыккан.

«Мин үземнең тормышымны тагын да матуррак итәргә хыялланам, төрле чараларга йөрисем, спорт белән шөгыльләнәсем, күбрәк елмаясым килә», — дип сөйләгән булган мәрхүмә кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100