Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотога төшү өчен, фанатлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кафедагы чегын түләгән

news_top_970_100
Фотога төшү өчен, фанатлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кафедагы чегын түләгән

Ульяновскидагы концертларыннан соң, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, тамак ялгап чыгарга дип, бер кафега кергәннәр. Диңгез продуктларыннан пешерелгән ризыклар белән сыйланып утырган арада, алар янына бер официант килеп, башка залда утыручы кунакларның җырчылар заказ биргән барлык ризыклар өчен дә түләп куяларын хәбәр итә. «Алар сезне фотога төшү өчен көтәләр», – ди ул.

«Безнең өчен түләргә кирәкми, без үзебез түлибез. Фотога болай да төшәбез», – дип көлеп җибәрә, көтелмәгән хәлдән югалып калган Гүзәл.

Гүзәл белән Илдар, җырларын яратучы егетләр янына чыгып, фотога төшәләр.

«Без сезне бик көттек. Әмма мин сезнең алда гафу үтенәм», – ди аларның берсе. «Беренчедән, мин сезне башта ук танымадым. Икенчедән, минем сезнең концертларда булганым юк. Ләкин хатыным концертыгызны карады», – ди ул.

«Без менә 2 сеанс концерт бирдек тә, ашыйсы килеп, тиз генә кафега кереп киттек. Рәхмәт яусын, сездә шундый кунакчыл халык. Милләттәшләребез бик ягымлы, кунакчыл. Әледә хис-кичерешләр белән утырабыз», – дигән аларга Гүзәл белән Илдар.

Кунакханә бизнесы белән шөгыльләнүче егетләр яраткан җырчыларына номер да тәкъдим итәләр. «Без кичә урнашкан идек инде, рәхмәт», – дип, көлешә-көлешә баш тарта алар. Егетләр Гүзәлгә чәчәк бәйләме дә бүләк иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100