«Фотодагыча матур яшәп булмый шул, кызганыч»: Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларга ни булган?
Иҗади гаилә инстаграмга яңа пост куйган.
Җырчы Ләйлә һәм Рөстәм һәм Галиевлар инстаграмга фәлсәфи пост урнаштырган. «Тормыш бит ул… Фотодагыча матур гына яшәп булмый шул, кызганыч. Тормыш булгач, төрле хәлләр булып тора», — дигәннәр инстадусларын борчуга салып. «Нинди вакытлар булса да, аларны бергә кичерә белергә кирәк», — дип тә өстәгәннәр.
«Бик дөрес әйтәсез, һәрвакыт бергә булырга кирәк», «Шәп сүзләр», — дип җөпләгәннәр аларны.
«Сез туганнар кебек», «Һиндстан ял итә сезнең янда», «Искиткеч пар», «Күз тия инде үзегезгә», «Сокланып туймаслык пар». «Бигрәк бер-берегезгә охшагансыз! Бәхетегез тышына чыккан, шулай бер-берегезне сөеп яшәгез», — дип тә язганнар матур фотоларын карап.