news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фото: Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган

Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top
Фото: Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган

Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина Nissan Note каршы як юлга чыгып, “ВАЗ-2110” машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике машинаны йөртүче дә урында ук һәлак булган. "ВАЗ-2110" машинасындагы 17 һәм 22 яшьлек  ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, иномарка йөртүченең һава торышы начарлануын исәпкә алмавы да юл һәлакәтенә китергән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар