Фото: Казан-Оренбург трассасын фура томалап куйган
Питрәч районында номерлары Башкортостанныкы булган зур йөк машинасы юл кырыена төшкән һәм трассаны томалап куйган.
Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Уфадан килүче 46 яшьлек “Скания” машинасын йөртүче идарәне югалткан һәм фура әйләнеп капланган, прицеп трассага аркылы яткан. Шулай итеп юл тулысынча ябылган.
Шәле янгын сүндерүчеләре, полиция хезмәткәрләре, табиблар, “Татавтодор” бригадасы әлеге һәлакәт урынында эшләгән.