news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Форд» белән «Лада Ларгус» бәрелешкәч, дүрт кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән

news_top

Оренбург өлкәсендә авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 11 июньдә җирле вакыт белән 08.45 сәгатьтә Оренбург-Орск юлында була. Аның сзбәпләрен ЮХИДИ белгечләре ачыклый.

Якынча белешмә буенча, Оренбург районының Вязовка авылы янында «Форд» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Лада Ларгус» белән бәрелешә. Урында ук дүрт кеше үлә, җиде кеше имгәнә.

Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар