news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фонтанда уйнаганда ток суккач, 13 яшьлек кыз һәлак булган

news_top

Белгород янындагы Томаровка бистәсендә 13 яшьлек кыз үзәк парктагы фонтанда уйнганда һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.

Фаҗига 2 июнь көнне көндез булган. Якынча фаразлар буенча, укучы кызга суда электр тогы суккан. Үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак.

«Балигъ булмаган яшьтәге кызга контактлы фонтан территориясендә уйнаганда электр тогы суккан, һәм ул шул сәбәпле үлгән, дип фаразлана», – диләр Тикшерү комитетында.

Җинаять кодексының «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар