news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Фонограммага җырлап, үземне дә, сезне дә алдыйсы килми": Фирдүс Тямаев каты чирли

"Фонограммага җырлап, үземне дә, сезне дә алдыйсы килми": Фирдүс Тямаев каты чирли

news_top
"Фонограммага җырлап, үземне дә, сезне дә алдыйсы килми": Фирдүс Тямаев каты чирли
Фирдүс Тямаев тамашачыларына мөрәҗәгать итте. Ул видео төшереп, инстаграмга урнаштырган.

"Хәерле көн дуслар. Бүген Борайда буласы концертымны майга күчерәбез. Гафу үтенәм. Температурасы черт с ним, тамагым шеште", - дип яза Фирдүс.

Видеода Фирдүснең тамагы карлыкканы ишетелә. "Каты гына чирләп киттем. Сезнең каршыда фонограммага җырлап, үземне дә, сезне дә алдыйсы килми. Майда яңа энергетика белән очрашырбыз. Хәл җыеп, көч җыеп килербез", - ди Фирдүс.

Инстачылар бертавыштан җырчыга сәламәтлек тели. "Мишәр, терел әйдә", "күз тигәндер", "яз көне чирләп ятмыйлар", "Тямайның да батарейкасы утыра икән, тизрәк терел брат!" диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар