Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фольксваген» бәрелгәч, «Нексия»гә ут капкан, үлүче һәм имгәнүчеләр бар

news_top_970_100
«Фольксваген» бәрелгәч, «Нексия»гә ут капкан, үлүче һәм имгәнүчеләр бар
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

10 майда Башкортстанда Стәрлетамак – Белорет юлында авария була. Биредә «Фольксваген Амарок» һәм «Дэу Нексия» бәрелешә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Дэу Нексия» машинасы яна башлаган, аның пассажиры һәлак булган, йөртүчесен һәм тагын 2 кешене (берсе – бала) Стәрлетамак хастаханәсенә китергәннәр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндереп, зыян күрүчеләрне машинадан чыгарган.

2 машинада барлыгы 8 кеше – һәркайсында дүртәр кеше булган.

«Нексия»дә һәлак булган пассажир ир-атка 60 яшь. Хастаханәгә салынган хатын-кызга 55 яшь. Аның башы имгәнгән, 2 аягы да сынган. 10 яшьлек кыз баланың башы имгәнгән, корсак стенкасы бәрелгән.

«Нексия» белән 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Аның башы имгәнгән, сынган урыннары бар.

«Фольксваген»дагы 4 ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, юл чатында «Фольксваген Амарок» машинасы сулга борылганда каршыга килә торган «Деу Нексия»гә юл бирми, бәрелә. Шуннан соң «Деу Нексия» яна башлый, «Фольксваген» юл кырыена төшеп китә.

Авариядә гаеплеләрне ЮХИДИ ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100