Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фольгада тавык ботын пешерү рецепты

news_top_970_100
Фольгада тавык ботын пешерү рецепты
Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: тавык ботлары, бәрәңге, татлы борыч, кишер, суган, сарымсак, петрушка, тоз, борыч, тәмләткечләр.

Тавык ботларын, тәмләткечләр җиңел сеңсен өчен, бераз кискәлибез. Аннан тоз, борыч, тәмләткечләр салабыз. 

Гарнир өчен яшелчәләр әзерлибез. Бәрәңге, борыч, кишерне шакмаклап турыйбыз. Суганны ярым боҗра итеп турыйбыз. Сарымсакны ваклыйбыз. Яшелчәләр янына гөмбә дә өстәргә була. Сыек май салабыз.

Барысын бергә фольгага төрәбез. Тавык ботларын фотодагы кебек бастырып куябыз. Алдан ук 180 градуска җылытылган мичтә бер сәгать пешерәбез. Әзер булгач, өстенә яшел үләннәр сибәбез. Минем рецептта – петрушка (башка яшеллек тә ярый).

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100