news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фокачча рецепты

Фокаччо - ул төче яки әче камырдан төрле тәмләткечләр белән пешерелгән җәймә.

news_top
Фокачча рецепты
Гөлүзә Василова

Фокачча камыр өчен: 110 грамм җылы су, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы коры чүпрә, 1,5 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 грамм он, сыр.

Эчлек: 1 бал кашыгы тәмләткеч (прованские травы, розмарин яки базилик), 3 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы зәйтүн мае.

Савытка җылы су, тоз, шикәр комы, чүпрә, зәйтүн мае, он салып камыр басарга һәм 1,5 сәг җылы урынга куярга.

Камыр әзер булгач янә изеп өч шар ясарга һәм 10 минутка җылы урынга куярга.

Духовка кызган булырга тиеш, шуңа күрә алдан 200 градуска кадәр җылытырга. Пергамент кәгазьгә он сибеп 3 мм калынлыкта җәймә ясарга. Аны тәмләткечләр кушылган май белән майларга һәм угычтан уылган сыр сибәргә. Фокаччоны 5-6 минутка духовкага куярга һәм матур итеп кызаргач та алырга кирәк.

Фокаччо итальяннарның яратып ашый торган ризыгы. Аның белән аш та, салат та ашарга, чәй дә эчәргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар