Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның 85 еллык юбилеена багышланган, Мөслимнең мәдәният йортында 12 мартта узган тантаналы кичә, юбилярны котлаулардан башланып, милләтнең язмышы, киләчәге турындагы зур сөйләшүгә әйләнде. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгелдер, чөнки кичәдә катнашучыларның берсе әйткәнчә, залга бөтен татарның каймагы җыелган иде.
«Фоат абый әйткәнчә эшләсәң, дөрес була»
Беренче булып юбилярны Мөслим районы башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин котлады.
«Бүген Мөслим өчен шатлыклы, матур, бөек көн – Фоат абыебызның юбилей кичәсен үткәрәбез, — диде ул. — Минем өчен ул беренче чиратта укытучы. Без аның белән еш очрашабыз, сөйләшәбез. Аның тормыш тәҗрибәсе, уй-фикерләре безгә нык булыша. Ул һәрвакыт шулхәтле тирән мәгънәле киңәшләр бирә һәм Фоат абый әйткәнчә эшләсәң, дөрес була. Аны Чаллыга да, Әлмәткә дә чакырган булганнар, зур фатирлар да вәгъдә иткәннәр, ләкин ул беркая да китмәгән, үз тамырларыннан аерылмаган. Мондый олпат язучының бүген безнең арада булу — ул зур әйбер, ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Патриотизм, туган якны ярату үрнәге, безнең Мөслимебезнең чын олы шәхесе ул».
Альберт Хуҗин шулай ук юбилярга «Шифалу су – Ижминводы» санаториена VIP-юллама бүләк итте.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Фоат Садриевның юбилее Мөслим өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен олугъ бәйрәм, дип белдерде.
«Без бүген татар әдәбиятының тере классигын хөрмәтлибез һәм мәртәбәлибез. Әгәр мин хәзер аның тормыш юлына һәм иҗатына кереп китсәм, тиз генә чыга алмам. Бер генә нәрсә әйтәсем килә: Фоат абыйны яхшы белер өчен аның әсәрләрен укырга кирәк. Мин аны чыгышларымда да гел әйтеп киләм, Фоат Садриевны укыгыз, дим. Берсендә хатын төнлә төртә: «Уян, саташасың, кычкырасың», — ди. Минәйтәм, ни дип кычкырдым? «Фоат Садриевны укыгыз!» — дип кычкырдың ди. Шуңа күрә Фоат абый болары бераз шаяртыбрак сөйләнде, тик мин сиңа ихластан озын гомер телим. Озак яшә, безне яңа гүзәл әсәрләр белән сөендерергә насыйп итсен. Исән-сау бул! Син безгә бик кирәк!» — диде Ркаил Зәйдулла.
«Фоат Садриевны укыгыз!» темасы кичәнең азагында яңадан калкып чыкты, тик бу турыда бераз соңрак тәфсилләбрәк сөйләрбез.
«Авылда да зур әдип булырга мөмкин, хикмәт талантта!»
Аннары сүз юбилярның Мөслимдәге иҗатташ дуслары һәм хезмәттәшләренә бирелде. Сәхнәгә язучылар Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Яссир, Үзәк китапханә директоры Айсылу Мадьярова, ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов, рәссам Рәйхан Хантимеров менделәр. Соңгысы Фоат Садриевка бик матур портретын бүләк итте.
Мөслим халык театры «Җәмиләнең җенләнүе» комедиясеннән өзек уйнап күрсәткәч, сүз Казаннан килгән Татарстанның халык язучыларына бирелде. Рабит Баттула кыска тотты: «Фоат дус, 85 яшь — ул әле картлык түгел, 85 яшь — ул картлыкның яшьлеге. 90 яшь — ул картлыкның үсмерлеге. 100 яшь — ул картлыкның олпатлыгы. Картлыгыңа җиткәнче яшә», – диде Батулла.
Зиннур Мансуров Фоат Садриевны Лев Толстой белән чагыштырды.
«Безнең татар язучылары дөньяның төрле илләрендә яшәп ята, Татарстанда да шәһәр-районнарга чәчелгәннәр. Кайчак: «Эх, Казандагы язучыларга рәхәт, аларга бөтен юллар ачылган», — дигән дәгъва ишетергә туры килә. Әлбәттә, авылларда яшәгән язучыларга беркадәр кыенрактыр, әмма бит әле Лев Толстой кебек язучылар бар. Аны да Мәскәүгә, Петербургка чакырып торганнар, әмма ул Ясное Полянадан китмәгән. Бүгенге бәйрәмдарыбыз Фоат Садриевны да башка шәһәрләргә күп дәштеләр, әмма ул үзенең туган туфрагыннан аерылмады. Ул менә шушы туфракта татарның зур классигы булып яшәвен дәвам итә. Хикмәт талантта! Авылда да зур әдип булып калырга мөмкин. Кадерле каләмдәшем! Сине, иң беренче чиратта, якташларың таный һәм әлбәттә, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы таный. Син киләчәктә дә шушы биеклектә кал, безне яңа әсәрләрең белән сөендер, исән-сау бул», — диде Зиннур Мансуров.
Марсель Галиев юбилярның юмор хисенә басым ясап сөйләде.
«Яңа гына спектакльдән бер өзек карадык. Күрәсез, Фоат әфәнде һәрвакыт юморга бай булды. Халыкның хикмәтле сүзләрен ул һәрвакыт табып кына тора, үзенә нектар итеп җыеп тора. Мин, 50 яшем тулгач, Казанда юбилей кичәмне үткәрдем. Бераздан соң Фоат әфәнде белән очраштык. «Ничек үтте?» — дип сорый. Мин әйтәм, академия театры тулы иде, Казанның бөтен акыллы кешесе җыелган иде. «Алай булгач үзеңә генә кыен булган икән», — ди. Фоат әфәнде, мин сиңа тагын да озын гомер телим. Син берзаман чирләбрәк тора идең кебек, ә 85тә егетләрчә күренәсең. Син кире яшәрүгә таба киткәнсең ахыры. 90да да егетләрчә очрашырга язсын!» — дип теләде Марсель Галиев.
«Минем өчен иң матур чәчәк — арыш, бодай башаклары»
Котлаулар эстафетасын тагын бер төркем язучылар кабул итеп алды. Алар арасында Вахит Имамов, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шарифуллина, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллиннар бар иде. «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон үз исеменнән генә котлап калмыйча, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның да котлауларын һәм бүләген тапшырды. Тәбрикләүчеләр арасында шулай ук Оренбург татар дәүләт драма театрының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Габдуллаев һәм журналист Рәшит Минһаҗ да бар иде. Соңгысы: «Фоат абый, син хәзер аяк белән дә яза аласың инде, тик аякларыңны сакла», — дип юбилярга киездән эшләнгән ботинка формалы итекме, башмакмы бүләк итте.
Фоат Садриевка авылдашлары җылы сүзләр әйткәннән соң, микрофон язучы Рафис Корбанга күчте. Ул юбилярга берничә китап һәм «Казан утлары» журналының соңгы санын бүләк итте. Анда бәйрәмдарның «Арышларда көек исе» исемле яңа романыннан өзек басылган.
Чаллы бүлегенең җитәкчесе Факил Сафин (ул Лилия Гыйбадуллина, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева белән бергә килгән иде) үзенең чыгышын юморга корса, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр (ул Миңзифа Әхмәтшина һәм Зөлфия Сираиева белән иде) җитди сөйләде һәм саллы гына бүләк тә алып килгән иде.
«Еш кына шулай була, кайбер сүзләр штампка әйләнә дә, аларның тирән мәгънәсе арзаная, тәэсир итү көче кими. Әйтик, кемнедер бүләкләгәндә гадәттә «күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен» дип әйтәләр. Бу сүзләр еш кулланылганга күрәдер инде, без аларның мәгънәсенә бик төшенеп тә тормыйбыз кебек. Ә бит уйлап карасаң, «күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәт» — ул бик зур әйбер, дан-хөрмәткә лаек мондый кеше. Менә Фоат абый турында сөйләгәндә ике дә уйламыйча шушы сүзләрне кулланырга мөмкин, чөнки ул чыннан да күп еллар буена тырышып, намус белән хезмәт куйган кеше. Бер генә мисал китерәм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына безнең Әлмәт бүлеге «Татнефть» белән берлектә очерклар бәйгесе игълан иткән иде. Бөтен язучыларыбыз арасыннан иң тырышып, намус белән бу эшне башкарып чыккан кеше Фоат абый булды һәм беренче урынны алды. Рәхмәт сиңа, Фоат абый!» — диде Равил Сабыр.
Ул Фоат Садриевка «Татнефть» санаторийларының берсендә ял итәргә сертификат, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хатын һәм нефть компаниясенең юбилярны котлап бүлеп биргән 85 мең сум күләмендәге акчалата премиясен тапшырды.
Тагын бер мәртәбә микрофонны кулына алып Равил Сабыр болай дип тә өстәде: «Фоат абый бер интервьюда әйткән, минем өчен иң матур чәчәк — арыш, бодай башаклары, мин аларның сөйләшкәнен тыңлап утырырга яратам, дигән. Алар миңа гомерлек илһам, яшәү дәрте бирде, дигән. Фоат абый, арыш, бодай башаклары быел да тулыр. Син зинһар басуга барып аларның сөйләшкәнен быел да тыңла инде, яме. Чөнки без синнән яңадан яңа әсәрләр көтәбез, син безгә бик кирәк!»
«Яшәешебез, тормышыбызның концепциясен бирә»
Әлмәт язучыларыннан соң сәхнәгә Әлмәт театры артистлары чыкты. Алар тамашачыларга «Син — сандугач, мин — каен» спектакленнән өзек уйнап күрсәттеләр. Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева үзенең котлау һәм рәхмәт сүзләрендә Фоат Садриевның нефтьчеләр башкаласы драмтеатры өчен 13 пьеса язуын әйтеп үтте.
«Мин бик нык тәэсирләнеп, әсәрләнеп утырам бүгенге кичәдә, ниндидер кайнар хисләр дулкынында тирбәләм, — дип сүзен башлады Фәридә ханым. — Чөнки без һичшиксез тарихи кичә шаһитлары. Бүген бу залга бөтен татарның каймагы җыелган, һәрберсе Фоат абый турында ниндидер яңа фикер әйтте, аны яңа яктан ачты, аның иҗатының һәм шәхесенең бөтен тирәнлеген һәм зурлыгын халыкка җиткерде. Шул ук вакытта бик гади һәм эчкерсез сөйләшү бара, кичә шактый озынга сузылуга карамастан, ялыктырмый. Минем уйлавымча, беркемнең дә таралышасы, кайтып китәсе килми. Мин эчтән: «Дәвам итсен иде бу!» — дип теләп утырдым».
Фәридә Исмәгыйлева 90нче елларны да искә төшереп узды. 1994 елда Фоат Садриевның «Таң җиле» ел китабы булып таныла. Шул чорларда Әлмәт татар гимназиясендә чыгарылыш имтиханнары вакытында укучыларга татар әдәбиятыннан инша яздыралар. 80 процент балалар «Таң җиле» буенча яза. Менә шунда «Фоат Садриевны укыгыз!» темасы яңадан калкып чыкты.
«Бу бит үзенә күрә бер феномен! Менә без мәдәни код дибез бит инде, шул кодны каяндыр эзлибез. Ә аны эзлисе юк икән, аны Фоат Садриев инде әллә кайчан тапкан, ул аның әсәрләрендә. Чөнки аларда татарның бөтен тормышы төрле яклап яктыртыла, анда безнең бөтен яшәешебез, тормышыбызның концепциясе. Ягъни чын мәгънәсендә без ничек яшәргә тиеш, дигән сорауга җаваплар бар. Тормышның рәхәтен тоеп, шул ук вакытта михнәтен кешечә кичеп чыгарга — Фоат абый шуны бирә кебек. Ә безнең балаларыбыз — алар бит әле сабыйлар, 16-17 яшьлек балалар — шуны тойганнар, шуны тотып алганнар бит ул вакытта. Без ул заманнарда гимназияләрдә тулы бер буын тәрбияләп үстердек, алар хәзер татарның элитасы булып үсеп җиттеләр. Фоат абый, аларны тәрбияләүдә сезнең өлешегез гаҗәеп зур! Рәхмәт сезгә!» — диде Фәридә Исмәгыйлева.
«Мәдәни кодны югалтмаска кирәк, ә ул югала бара»
Кичә ахырында юбилярны туганнары, якыннары котлады, ә аннары Фоат Садриев үзе сүз алды.
«Мәдәни код, диде Фәридә ханым. Бу бит бик зур әйбер һәм тирән мәгънәгә ия. Без ул кодны югалтмаска тиеш, ә ул бүген югала бара кебек. Мәсьәлә бик кискен тора, — дип башлады ул. — Менә мин 41нче елның март аенда беренче сулыш алган бала. 85 ел гомер узды. Йөрәк бер секунд та туктап тормый, сулыш та туктамый. Миндә генә түгел, барыбызда да шулай. Шушы юлда без һәрберебез шул мәдәни кодны язабыз. Кемдер сәләтен тулысынча файдалана, кемдер... Мин үземә гомерем бик тырышкан кебек, милләткә хезмәт иткән кебек, халыкка яхшылык эшләгән кебек үтте. Менә хәзер хисаплап карыйм, үземә бирелгән мөмкинлекләрнең күпмесен файдаландым икән? Күп түгелдер, яртысы бармы микән? Юктыр да. Аның объектив сәбәпләре дә бар, алар йогынты ясады әлбәттә, ләкин барыбер... Менә мин юбилеема Рабит Батулланы чакырдым. Хөрмәтем искиткеч зур! 100дән артык китап чыгарды. Анда сабый баладан алып минем яшьтәге кешеләргә кадәр барысына да азык бар. Шундый кешене әүлия дип атап була. Ә мин... Мине авылдашларым алып калды. Без бөтен авыл белән бер гаилә булып яшәдек. Менә шулай яшәргә кирәк безгә, шундый коллективизмны кайтарырга кирәк. Яшибез! Яшәргә кирәк, беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый», — дип җөпләп куйды Фоат Садриев.
Аның кунаклары таралышканда төн уртасы узып 13 март җиткән иде инде...
Резеда Шәмсуллина