Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фоат хәзрәт янган мәчет турында сөйләгәндә елый башлый»

Ютазы районы Иске Каразирек авылында мәчет янды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы янгынның сәбәбе һәм мәчетнең киләчәге турында белеште.

news_top_970_100
«Фоат хәзрәт янган мәчет турында сөйләгәндә елый башлый»
dumrt.ru

4 апрельдә Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет 2002 елда төзелгән булган. Янгын вакытында ул тулысынча диярлек янып беткән. Янган бүрәнәләрне сүтеп, мәчет торган урынны чистартканнар. Әлеге урында яңа мәчет төзеләчәк дип хәбәр итте Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев. Бүген мәчетне төзү өчен акча җыялар.

Рамил Вәлиев: «Аллаһ теләсә, яңа мәчет салачакбыз»

«Янгынның нәрсәдән килеп чыгу сәбәбен төгәл билгеләп булмады. Электр чыбыгыннан, диделәр. Ул көнне анда кеше дә юк иде инде. Имам да өйдә иде, чөнки, беренчедән, хәзер үзизоляция вакыты. Икенчедән, хәле бераз начарланган иде. Имам яшәгән йорт мәчеттән ерак түгел. Шунысы мөһим: Аллаһка шөкер, үлем-китемнәр юк.

Мәчет тулаем диярлек янып беткән. Хәзер без аны, гомумән, сүтеп, мәчет торган урынны бушаттык. Аллаһ теләсә, яңа мәчет салачакбыз. Акча җыю эшләре алып барыла. Халык та булыша», — авыл башлыгы Рамил Рәисович.

«Мәчетебезне саклап калып булмады»

Иске Каразирек авыл мәчетенең имамы булып 2002 елда Фоат хәзрәт Заһриев сайланган. Без имамның хатыны Нәсимә ханым белән сөйләштек.

Фоат Заһриев — 1940 елның 10 маенда Нурлат районы Яңа Әмзә авылында, ә Нәсимә ханым 1941 елда Оренбург өлкәсендә туган. Нәсимә апага бер-ике яшь булганда әнисе Буа районына күченеп кайткан. Нәсимә апа белән Фоат абый ике кыз үстергән. Узган ел кызларының берсе үлгән.

«Сорауларыңа мин җавап бирәм, яме? Фоат янган мәчет турында сөйли башласа, елый. 1992 елда үз көчебез белән йорт салып, Иске Каразирек авылына кайттык. 2002 елда мәчет ачылды. Ачылышын Фоат оештырып йөрде. Аны хәзрәт итеп сайладылар. Ул электрик та, караучы да, җыештыручы да, хәзрәт тә булды. Әле ирем инсульт та кичергән иде. Бу авылга кайткач, Фоат электрик булып эшләде. Аның гәүдәсенең ярты ягы начар эшли. Шуңа карамастан, Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр имам булып тора. Әмма безнең авылдан Илгизәр Мөхәммәдиев Казандагы „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә укый. ИншАллаһ, Фоат мәчетне аңа тапшырачак. Әлегә ул: „Укыйм“, — дип, тәкъдимне кабул итми», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

«Коронавирус дип телевизор сөйләп тора, шуңа күрә Фоат мәчеткә бармады. Янгын 4 апрельдә кичке дүртләрдә булды. Янгын чыгуын күршеләр күргән. Алар безгә хәбәр итте. „Нәсимә апа, мәчет яна!“ — диделәр. Без чыкканда әле мәчетнең бер тәрәзәсе генә ватылганиде. Авылыбыз район үзәгеннән ерак шул. Әгәр янгын сүндерүчеләр тизрәк килеп җитсә, мәчетебезне саклап калып булыр иде. Булмады… Халык чиләк белән дә су ташыды, шланглар да чыгарды. Алай итеп кенә янгынны сүндереп буламыни?» — ди Нәсимә ханым.

Яңа мәчетне төзү өчен акча җыела башлаган. «Аллаһка шөкер, әле менә 8 апрельдә кырык мең акча килде. Аңа кадәр дә унбер мең килгән иде. Нәрсә дип әйтим? Бу — Аллаһ Тәгаләнең сынавы, аның безне кисәтүе. Яшәешебез дөрес түгел, мәчеткә кеше күп йөрми. Һәм бу бездә генә түгел шул…» — ди имам хатыны.  

«Матбугат хезмәте эшли. Шунда мөрәҗәгать итегез»

Ютазы районы имамы Марат хәзрәт Мәрдәншин безнең сорауларыбызга җавап бирмәде. «Матбугат хезмәте эшли. Шунда мөрәҗәгать итегез», — диде.

Мөхтәсибәт сайтында ике номер күрсәтелгән. Аларның икесе дә эшләми.

«Яңа мәчет Рамазан аеның гаетенә төзелеп бетәчәк дигән өмет бар»

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга шалтыраттык.

«Бу очракта ниндидер тискәре уйларга бирелергә кирәкми. Динебез бу гамәлдән безне тыя. Әгәр дә изге бәндә белән берәр хәвеф-хәтәр булса, Аллаһ Тәгалә аны һәлак итәргә теләми. Аллаһ безне төрле сынаулар биреп сыный. Шулай ук Аллаһ афәт күргән кешегә киләчәктә алмашка бәхет бирәчәк. Ягъни, Аллаһ Тәгалә бәла-каза өчен „компенсация"не артыграк бирә.

Иске Каразирек авылындагы мәчет берничә авылга мәгърифәт нуры сибеп торган. Димәк, ул авылга тагын да күркәмрәк мәчет кирәк. Яңа мәчет Рамазан ае гаетенә төзелеп бетәчәк дигән өмет бар. Бу — могҗиза. Аллаһ Тәгалә бер яктан алып, михнәт бирде. Аллаһ шушы авылга рухи яктан уяну, үсү насыйп итте. Мәчет төзүдә җөмһүриятебез дә ярдәм итә. Аллаһ теләсә, яңа мәчетнең ачылышында очрашырга язсын», — диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Шулай ук хәзрәт Аллаһ Тәгаләнең кешене сайлау алдына куюын сөйләде ул.

«Хәзер мин сезгә ике хәл сөйлим. Бу ике хәл дә бер илдә булган. Бу хәлләрдән 25 ел вакыт үткәндер. Яшьләр шәһәр читенә ял итәргә бара. Барып җиткәч, карасалар - спиртлы эчемлекләрен алырга онытканнар. Араларыннан бер егет машинада аракы артыннан китә. Ул, төгәл әйтә алмыйм, баргандамы яисә кире әйләнеп кайткандамы, авариягә очрый. Хастаханәдә ул: «Нигә бардым икән?» — дип үкенеп елаган. Ахырда ул үлә. Бу — беренче хәл.

Икенчесендә төп герой — дини китаплар сатучы. Китапларны мәчетләрнең берсенә илтәм дигәндә, ул юл һәлакәтенә очрый. Ул сөенеп: «Аллаһ юлында үлдем, Аллаһка шөкер», — дип елый. Бу төрле халәттәге ике үлем. Егетләрнең икесе дә бәрелеп үлә. Әмма алар икесе ике төрле. Аларның кайчан китүе тәкъдиргә язылган булса да, Аллаһ кешене сайлау алдына куя. Тәкъдирнең хакыйкатен бер Аллаһ кына белә. Тәкъдиргә нәрсә язылган инде дип үзеңнән җаваплылыкны төшерергә ярамый. Кыямәт көнендә Аллаһ сиңа: «Әйе, бу синең тәкъдирең иде. Аракы эчкәнсең, молодец», — димәячәк. Кеше үзе гаепле, тәкъдир түгел», — дип сөйләде хәзрәт.

Ютазы районы Иске Каразирек авылында мәчет төзү өчен финанс ярдәмен түбәндәге реквизитлар ярдәмендә күчерергә мөмкин:

1. Альметов Ильнур Махмутович исемендәге «Сбербанк» картасы номерына: 63900 262901 4626229.

2. «Зәкят» хәйрия фонды (кыскача — «Зәкят» фонды)

Генераль директоры Мәрданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан, Лобачевский ур., 6.

Фактик адрес: 420111, ТР, Казан, Лобачевский ур., 6.

Телефон: 8 987 225-33-22

Түләүнең билгеләнүе — «мәчет».

3. «Зәкят» хәйрия фонды (кыскача — «Зәкят» фонды)

Генераль директоры Мәрданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан, Лобачевский ур., 6.

Фактик адрес: 420111, ТР, Казан, Лобачевский ур., 6.

Телефон 8 987 225-33-22

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Түләүнең билгеләнүе — «мәчет».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100