Флюра абыстай Сибагатуллина: «Өшкертергә килүчеләрнең эчендә җен бар икәнен сизәм»
Флюра Сибагатуллина – Марий-Эл республикасының Мари-Төрек районы Татар Кетнәсе авылы абыстае. Флюра апа белән «Интертат» мәет юу, өшкерү тәртипләре, җеннәр һәм фәрештәләр турында сөйләште.
Флюра Сибагатуллина Татар Кетнәсе авылында туып-үскән, гомере буе бухгалтер булып эшләгән, малай белән кыз үстергән. Бүгенге көндә кулында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дипломы бар – белемле абыстай ул. Флюра апа авыл мәчетендә дин сабаклары укыта, түбәтәйләр чигәргә өйрәтә, ашларда Коръән укый, соңгы юлга озатканда юып-кәфенләп бирә, кирәк икән – өшкерә.
– Мәктәптә укыган чак булдымы икән, биек үкчәле туфли киеп, сөт төшерергә чыгып киткәнмен. Күрше хатыны артымнан карап калган, күрәсең. Соңыннан әнигә: «Сабира, моннан нинди игелек көтәсең?» – дип әйткән. Мине тормыш көтәргә яраксыз, артык «модный» киенә, диюе булган инде.
Тормыш итәргә тормыш үзе өйрәтә икән ул. Кияүгә чыккач, ирем белән дүртәр центнерлы 4 үгез, 2 сыер, шулар янында 2-3 бозау асрый идек. 17 ел каенана белән тордым.
Ирем Вильсур бик әйбәт булды, мине теләгән җиремә җибәрде, әзергә-бәзер яшәдем, дисәм дә була. Ул – баш бухгалтер, мин аның кул астындагы бухгалтер булып эшләдем.
2003 елда, 60 яшендә ирем үлеп киткәч, нык кайгырдым. Шунда әни: «Кызым, сине намаз укырга өйрәтер идем», – диде. Әкренләп ятлый-ятлый, намаз укырга, аннан Коръәнне гарәпчә укырга өйрәндем, – дип, дингә килү тарихын сөйләп алды ул.
– Флюра апа, сез бүген – Мари-Төрекнең хөрмәтле абыстае. Мәет юу эше авырмы? Иң беренче тапкыр юганыгызны хәтерлисезме? – дим.
– Мине 2005 елда абыстай итеп куйдылар. Абыстай булгач та, башта 1 еллап юмадым: «Өйдә берүзем, курыксам, йоклый алмам», – дидем. Укытучы Сания апа Гәрәева үлгәндә: «Мине Флюра белән Хәдичә юсын, миңа бүтән кеше кирәк түгел», – дип, кызына әйтеп калдырган.
Кисәк кенә юу түгел иде инде ул, Зәйтүнә абыстай белән ияреп йөргәләгән идем. Шулай итеп, беренче тапкыр Сания апаны юдым. Аннары ияләнеп китәсең инде. Мәет юу эшен «авыр» димәс идем, аңа Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә.
– Бер дә курыкканыгыз юкмы?
– Мин курка торган кеше түгел, төнлә дә яхшы йоклыйм. Уяу чагымда бернидән курыкмыйм, мин йоклаганда гына берәр нәрсә булмагае, дим. «Шарт» иткән тавыш ишетсәм дә, бөтен җирне карап чыгам.
Ләкин үлемнең дә төрлесе була бит. Берәү озак вакыт хастаханәдә ятып, авырып үлгән. Моны юа-юа аягына төшеп җиттек, аягына марля бәйләнгән. Шуны сүтеп җибәрсәк, тире белән итнең эзе дә юк, коры сөяк тырпаеп тора. Сасы исе дә таралды. Янымдагы сеңлем шундый курыкты, йөзе агарынып, «ах» дип читкә тайпылды. Мин аңа утырып торырга куштым да үзем юып бетердем. Кайберсенең үлеген актарып-актарып юарга туры килә, төрлечә инде...
– Коронавирус вакытында да юдыгызмы?
– Коронавируслы 10лап әбине юдым. Берәүләр гаиләләре белән авырганнар да, әниләре үлгән. Кыш көне бу. Миңа: «Син тәрәзәдән генә карап тор, алайса, чир ияртәсең», – диләр. Ничек алай гына карап торасың инде? Авызга 2 кат битлек куеп, шуңа бераз гына спирт сиптереп, яулыкларны бәйләп, юарга кереп киттем.
Авылыбызның мулласы Рифкать абый да коронавирустан вафат булды. Барыбыз да шок хәлендә, яшь иде әле ул. Бүтәннәрне хастаханәдән кара капчыкка салып чыгаралар, моны табиблар: «Тиз генә юып күмегез», – дип, капчыксыз биргәннәр.
Безне чакырдылар, ул йоклаган караватта чүпрәк-чапракны кистек. Коронавирус турында уйлап торырга вакыт та булмады. Шунда Аллаһы Тәгалә саклады – авырмадым.
– Өшкерү турында да сөйләгез әле. Аның тәртибе нинди?
– Иң элек Аллаһы Тәгаләдән бу кешегә ярдәм итүен чын күңелдән сорыйбыз. Башта «Салават» укырга кирәк. Аннан «Әлхәм»не, «Аятел көрси»не, өч тапкыр «Колхуаллаху»ны, «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен укыйбыз. Аларны берьюлы 11 тапкыр укып чыгарга кирәк. 3 дигәне 33 тапкыр укыла, дигән сүз. Барысы бергә 45 минутлап вакытны ала.
Укып бетергәч, тагын бер тапкыр: «Аллаһым, шушы догаларны кабул кыл, бу баланы шушы чирләрдән арындыр. Аллам, сиңа гына ялварам, синнән генә сорыйм», – дип ялварабыз. Без Коръән сүрәләрен генә укыйбыз, әллә нәрсә башкармыйбыз. Аллаһы Тәгалә булышканга тереләләр. Безнең эш түгел бу, Аллаһы Тәгалә эше...
– Сез өшкергәннән соң терелеп китүчеләр бармы?
– Берара 5-6 яшьлек күрше малаен бертуктаусыз хастаханәгә йөрттеләр. Күзен мелт-мелт итеп йома бу. Мин моны өшкереп карарга булдым. Беренче тапкыр өшкердем, икенче көнне тагын керделәр... Карасам, җиргә генә карап тора, күзен алай йоммый. Әнисе сизенүемә игътибар итте дә: «Бернәрсә дә әйтмә, зинһар», – ди. Бу шатлыгын кычкырып әйтергә дә курыкты. Шуннан ул малайны минем янга 3 мәртәбә алып керделәр, савыгып чыгып китте.
Күпмедер вакыт үткәч, аны дәвалаган невропатолог белән дә сөйләшеп торырга туры килде. «Ул малайны дәвалап бетерә алмадым, әбиләргә алып барыгыз, дип әйттем», – дип сөйләгән иде ул.
– Сезнең көчегез җитмәгән очраклар да буламы?
– Тагын бер олырак – 10 сыйныфта укыган малайны алып килгәннәр иде, аның да күзе тартыша, тотлыга. «Моңа көчем җитми, эченә шайтан кергән», – дидем.
– Аны каян белдегез?
– Мин укырга гына тотынам, саташтыра башлый. Үзе дә авызын ачып, үлгән кеше кебек йокыга китә. Әтисе дә кереп утыра, анысы да йоклый. Эченә кергән җене шулай каршы тора.
– Җеннәрне сез генә чыгара алмыйсызмы?
– Чыгара алмыйм, аңа азан әйтергә кирәк. Азанны хатын-кыз әйтә алмый. Азан әйтеп, аннан кешенең авызын ачтырып, шайтанга: «Чык!» – дип каты итеп боерык бирергә, аркасына каты итеп, гәүдәсе селкенеп куярлык итеп сугарга кирәк. Боларны безгә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә өйрәттеләр. Балага хатын-кыз алай суга да алмый бит.
– Алай җен чыгара торган ир-атлар күпме?
– Белемле муллалар чыгара инде. Мәдрәсәдә ирләрне – аерым, хатын-кызларны аерым укыталар. «Җен тисә, ничек чыгарырга кирәк?» – дип ирләрдән сорыйбыз. Хатын-кызларга аны аңлатмыйлар, чөнки барыбер безнең көч җитми. Хатын-кыз азан әйтә алмый бит, әйткәнемчә. Никах укыганда һәм исем кушканда да азан әйтергә кирәк, аларны да ир-атлар гына башкара ала.
– Җен өйдә күренсә, төрле тавышлар чыгарса, нишләргә?
– Азан куярга кирәк. Үзем магнитофонны кабызып, өйдә гел азан яңгыратам. Җеннәр азаннан дерелдәп торалар, ди. Аш укытканда азан әйттерергә дә була.
– Үзегезнең җен күргәнегез бармы?
– Җен аягымны сындырды. Таш формасына килеп, юлыма чыкты ул минем. Иртәнге дүрттә, кеше күмәргә дип, марля кисәргә бара идем. Караңгы вакыт. Юлда бер ташка китереп тә бастым, аякны өзеп тә чыгарды...
Берничә көннән, ашка барганда, яңадан шул урыннан уздым. Карасам, ямь-яшел чирәм, ичмасам, бер таш кисәге дә юк! Ә теге көнне караңгыда зур-зур, ялтырап торган ак ташлар ята иде. Җеннәрнең шулай таш формасында очраулары да бар. Кеше яки карга булып та, җил сыман исеп тә китәргә мөмкиннәр. Андый җил килеп бәрелсә, комнар туздырып, кешене сукыр да калдыруы бар. Безнең янда җеннәр дә, фәрештәләр дә йөри.
– Фәрештә үзен берәр ничек сиздерәме?
– Бервакыт Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе яныннан юлны чыгып барганда, мине машина бәрдерде. Ул машинаның тәрәзәсенә кулны гына тидердем, аннан 4 метр һавадан очып бардым! Һәм җиргә барып төштем. Ләкин бер җирем дә авыртмады.
Җиргә шапылдап барып төшмәгәнмендер, шунда фәрештәләр тотып калгандыр, күтәреп төшергәндер, дим. Ул вакытта укый идем инде, «синең әле укыйсың бар» дигәннәрдер. Шофер машинасын туктатты: «Апа, хастаханәгә алып барам, бик каты төштегез», – ди, ул да курыкты. «Балам, бер җирем дә авыртмый, кирәкми», – дип китеп бардым.
– Сезнең янга бозым белән килүчеләр булгалыймы?
– Бер хатын «аягым сызлый» дип килгән иде, бөтен җире хәлсез. Терелтә алмадым моны. Шуннан соң икенче бер өшкерүче әбигә киткәннәр. Багучы: «Сиңа үлә торган итеп бозым ясаганнар. Абыстай өшкергән, шуңа гына исән калгансың, ул үлемнән алып калган. Сине ир кеше бозган, ир кешенекен хатын-кыз бетерә алмый. Шуңа күрә ир кешегә – муллага барып, азан әйттереп, өшкертергә кирәк», – дип әйткән.
– Чынлап та, ир кеше ясаган бозымны хатын-кыз чыгара алмыймы?
– Шулай. Ләкин ир кеше бозым ясап йөрми, ул – күбрәк хатын-кыз эше бит инде. Моңа берәрсенең ачуы чыккан микән инде, белмим...
– Өшкергән өчен акча бирергә кирәкме? Кайберәүләр соңыннан: «Фәлән кеше акчаны үзе сорап алды», – дип сөйли.
– Сорамыйбыз да инде, кеше акчаны үзе кыстап бирә. «Кирәкми» дигән өстенә бирәләр. Пәйгамбәрнең: «Кеше риза булып биргән сәдаканы алмасаң, үзең гөнаһлы булып каласың», – дигән хәдисе бар. Шуңа күрә чын күңелдән бирелгән сәдаканы алмыйча да ярамый.
Флюра абыстай – бик якты, нурлы кеше. Өендә дә уңай энергетика хөкем сөрә, аның яныннан җан ял итеп чыкты. «Кызым – Мари-Төрек бистәсендә, улым Йошкар-Олада тора. Зур эшләрне улым кайтып эшли, өй җыештыру белән бакча эшен кызым ялт иттереп куя. 4 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Үземә 73 яшь булды инде, Аллага шөкер», – дип озатып калды ул.