news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Флорид Гыйздәтуллин “Сиңа килдем, иркәм” җырын башкара

Флорид Гыйздәтуллин “Сиңа килдем, иркәм” җырын башкара.

news_top
Флорид Гыйздәтуллин “Сиңа килдем, иркәм” җырын башкара


"Сиңа килдем, иркәм".

Гыйльман Идрисов сүзләре, Рим Хәсәнов көе. 


Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның!
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.

Сиңа килдем, иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.

Сиңа килдем, иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар