Әфлисунлы салат
Сезнең игътибарга әфлисунлы һәм ананаслы салат рецептын тәкъдим итәм.
Өч өлеш тәлинкәсе өчен: 1 пешерелгән тавык түшен шакмаклап турарга, 300 грамм корейча кишер, майонез, 3 йомырканы эре угычтан уарга, 3 әфлисунны (консервланган ананас та салырга мөмкин) шакмаклап турарга, 200 грамм каты сырны угычтан уарга, майонез һәм шундый тәртиптә тәлинкәгә өеп барырга кирәк.
Әзер салатның өстен виноград белән бизәргә мөмкин.
Әзер салатның өстен виноград белән бизәргә мөмкин.