Дүрт әфлисунны кайнар су белән юарга, кипшетергә һәм пакетка салып туңдыргычка куярга.
Әфлисуннарны туңдыргычта 4-12 сәгать тотарга, иң яхшысы төнгә калдырырга. Әфлисуннарны туңдыргычтан алгач, җебетергә. Аннары иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга.
Шул массага 6 литр кайнаган су (суытылган), 1 кг шикәр комы, 30 грамм лимон кислотасы салырга. Яхшылап болгатырга һәм сөзәргә.
Сок озак сакланмый.