news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әфлисун белән пешкән тавык

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рәдифә Ногмановадан Яңа ел табыны өчен әфлисунлы тавык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Әфлисун белән пешкән тавык
Тавык түшкәсе өчен: сарымсак, кара төелгән борыч, аджика, куркума, тоз, аш серкәсе яки әфлисун согы.

Барысын бергә болгатырга һәм тавык түшкәсенә ышкырга, 3-4 сәгатькә калдырырга. 


Аннары түгәрәкләп киселгән әфлисунны тавык түшендәге тире астына тыгарга, ә эченә алма һәм калган эфлисуннарны тутырырга. Тавык түшкәсенең аякларын бергә бәйләп куярга.

180-190 градуска кадәр кызган мичтә 1,5 сәгать пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар