Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы: «Авырыйм, хәлем юк, дигән иде»

news_top_970_100
Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы: «Авырыйм, хәлем юк, дигән иде»
"Татар-информ" архивы

Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы видеосы белән Ваһапов фонды бүлеште. Ул 2021 елның 28 сентябрендә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ваһапов фестиваленең «Йолдызлар сәламе» проектында чыгыш ясаган булган.

Фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, Флера апаны әлеге концертта җырларга бик озак үгетләгәннәр.

«Флера апа башта бик каршы килде. «Сез нәрсә инде? Авырыйм бит мин. Хәлем юк. Сәхнәгә бик чыгасым килсә дә», – дип кат-кат әйтте. Концертка 1 көн кала исә: «Бик чыгасым килә сәхнәгә. Кем белә бит, тагын кайчан чыгам?» – дип ризалыгын бирде. Дөрес, сәхнәдә утырып кына җырлады. Әмма халык аны гаҗәп җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән», – дип яза Рифат Фәттахов.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Искиткеч табигый ,кочле ,монлы тавыш,Авыр туфрагыгыз жинел,карангы гурлэрегез якты,урыныгыз аллахы тэгэлэ куенында жэннэт турлэрендэ булсын Флёра апа.Амин,амин,амин.Кызганыч безнен очен (сезнен жырларны тынлап,шул жырлар Аша тэрбиялэнгэн балалар очен)БИК зур югалту
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100