«Әниемә» җыры – әнигә мәхәббәт турында иң танылган татар җыры. Әмма аны казах композиторы һәм шагыйре язганын, ә Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманованың аны ике телдә дә җырлавын күпләр белми. Әлеге җыр Татарстанга ничек килгән?
«Бу җыр сезнекемени?!»
2022 елның сентябрендә Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре узды. Чарада Казахстан кинолары күрсәтелде, рәссамнар күргәзмәсе һәм Курмангазы исемендәге Казах дәүләт халык уен кораллары академия оркестры концертлары булды.
Казандагы концертларның берсендә оркестр «Әниемә» җырының көен уйный. Әмма тамашачыларга «Ана туралы жыр» («Әни турында җыр») яңгырый, ә аның авторы казах композиторы Шамши Калдаяков, дип тәкъдим итәләр. Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков искә алганча, тамашачылар шаккаткан.
«Мин оркестр җитәкчесе белән сөйләштем һәм: «Бу көйне уйнагыз һәм аның авторы Шамши Калдаяков дип әйтегез. Без Татарстанда булган барлык аңлашылмаучанлыкларны да юкка чыгарачакбыз», – дидем. Шулай килеп чыкты да: илче килде (Казахстанның Россиядәге илчесе), республика җитәкчелеге бар иде, җыр яңгырый башлады һәм халык: «Бу сезнекемени?!» – дип шаккатты. Татарстанга килгәч, казах җырының монда шундый популяр булуын белеп күңелем булды, аеруча өлкәннәр арасында – аны инде икенче-өченче буын җырлый бит», – дип сөйләде «Татар-информ»га Ерлан Искаков.
«Ана туралы жыр» җырын Татарстанда «Әниемә» буларак һәм башлыча Флера Сөләйманова башкаруында беләләр. Шулай ук аны татар эстрадасы патшабикәсе Әлфия Авзалова да башкарган. Әмма нәкъ менә Флера Сөләйманова репертуарында бу төп җыр була һәм аның визит карточкасына әйләнә.
«Бу җыр махсус аның өчен язылган була»
Үзенчәлекле, уникаль, халыкчан – әлеге сыйфатларны Флера Сөләймановага карата еш әйтәләр. Әмма аның татар сәхнәсенә юлы шактый сикәлтәле була. Ул 1939 елда ТАССРның Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында дөньяга килә. Әтисе фронттан әйләнеп кайтмый, сугыш башланып озак та узмый, әнисе вафат була. Ятим калган биш бала балалар йортына китәргә тиеш була, тик берникадәр вакыт сабыйларны апалары карый. Балалар барыбер берүзләре үсә, әмма иң мөһиме – алар бергә була.
Флера Сөләйманованың һөнәри карьерасы Казах ССРында башлана, гәрчә вокал белән Казанда вакытта ук шөгыльләнә башлый. Булачак җырчы 16 яшендә Казан киез итек комбинатында эшли башлый. Кичке мәктәптә укыганда Сара Садыйкова җитәкчелегендәге хорда шөгыльләнә. Сара Садыйкова шул вакытта ук Флерада үзенчәлекле талант барлыгын аңлый. 1960 елда яшь җырчы татар артистлары концерт бригадасы белән Казахстанга юл тота.
«Флера Сөләйманованың язмышы бик кызыклы һәм авыр. Үз вакытында ул Казаннан китәргә мәҗбүр була, һәм күренекле татар кешеләре кебек үк, Казахстанда зур ихтирам казана. 1960 елларда ул «Казахконцерт»та эшли, казах телендә җырлый һәм иң популяр казах җырчыларының берсе була», – дип сөйләде «Татар-информ»га Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Күрәсең, Казахстандагы профессионаллар Флера Сөләйманованың талантын бәяли. «Вальс короле» буларак билгеле булган Шамши Калдаяков әни турында җыр язганда, татар җырчысыннан аны беренче башкаручы булуын сорый.
«Күрәсең, композитор яңа җыр язганда аны кем җырлаячагын, тавышын күздә тотадыр. Ягъни, бу җыр Флера Сөләйманова өчен махсус язылган», – дип саный Рифат Фәттахов.
Ерлан Искаков сүзләренчә, Калдаяковны көйләренең ихлас, эчкерсез булуы аркасында «вальс короле», дип атаганнар. Бу риваять ни дәрәҗәдә дөрестер, анысы билгесез, әмма композитор «Ана туралы жыр» җырына көйне әнисе авырып ятканда һәм улы белән аралары ерак булганда язган. Көй бик шәхси булып чыга, тик Калдаяков бу җырны башкаруны нәкъ менә Флера Сөләймановага ышанып тапшыра, бәлки ул аның тавышында әнисенең тавышын ишеткәндер?
Җырның сүзләрен Казахстанның халык шагыйре Гафу Каирбеков язган:
«Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым».
Бу юллар улының әнисенә булган мәхәббәтен, шул ук вакытта ачы үкенеч хисләрен чагылдыра.
Калдаяковның тагын бер халык «хиты» бар – 1956 елда язылган «Менің Қазақстаным» («Минем Казахстан») җыры. Шул ук елда ул Алма Ата консерваториясенә укырга керә һәм аннан аны «дөрес булмаган гармония» өчен куалар – ул әлеге уку йортын тәмамлый алмый. 2006 елда «Менің Қазақстаным» җыры Казахстан Республикасының гимны була.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Җырның язмышы бәхетле»
1966 елда Флера Сөләйманова Казанга кайта һәм беренче вакытларда «Ана туралы жыр» җырын казахча җырлый. Җыр сүзләрен татарчага ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә итә. Флера Сөләйманова башкаруында «Әниемә» җыры республикада тиз арада популярлык казана.
«Әйе, бу халык җырына әверелде, аның язмышы бик бәхетле. Хәзер аны бик күп төрки халыклар җырлый. Берничә ел элек безнең Ваһапов фондына Роза Рымбаева килгән иде, ул әлеге җырны казахча башкарды һәм залдагы бөтен татар тамашачысы аңа кушылып җырлады», – дип сөйләде Рифат Фәттахов.
Журналист, язучы, җырчы һәм актер Илдар Кыямов 2023 елда искә алганча, телевидение тамашачылары элеккечә үк үз котлауларында Флера Сөләйманова башкаруында «Әниемә» җырын куюны сорый.
Җырчының үз балалары булмый. 1988 елда ул кайчандыр хорда җырлаган якын дус кызы гаиләсенең бер өлеше була. Иптәш кызының вафатыннан соң аның дүрт баласы ятим кала һәм Флера Сөләйманова алар өчен якын кешегә әверелә.
«Мин бу балалар янына 48 яшемдә генә килдем», – дип сөйли Флера Сөләйманова соңгы интервьюларының берсендә.
Балалар аңа әни дип әйтмәгән, бары тик «Флера апа» дигән, чөнки җырчы үзе шулай хәл иткән. Балалар дөньяда әни кешенең бер генә булуын белергә тиеш, дип уйлаган ул.
Чыганак: «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев