Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Флера Сафиуллина мирасында татар теленә кагылышлы бүгенге проблемаларны хәл итәрлек җаваплар бар". КФУда күренекле галимәне искә алдылар

“Шундый хатын-кызлар килә бу дөньяга - аларның яралуында, бар булуында илаһи көчнең, илһам утының катнашы күзгә бәрелеп тора. Алар иң биектә чакта да җирдән аерылмыйлар. Түбәнлеккә төшкәндә дә хурлыкка батмыйлар. Югалтулар кичергәндә дә югалып калмыйлар”. Әйтерсең лә, Мостай Кәрим бу юлларны Флера Сафиуллинага багышлап язган да, аның тормыш юлын сурәтләгән. Исән булса, күренекле галимәгә 80 яшь тулган булыр иде. “Татар-информ” хәбәрчесе 90нчы елларда татар теле үсешенә зур өлеш керткән Флера Сафиуллинаның шәкертләре, якыннары белән күрешеп, аларның хатирәләрен барлады.

news_top_970_100
"Флера Сафиуллина мирасында татар теленә кагылышлы бүгенге проблемаларны хәл итәрлек җаваплар бар". КФУда күренекле галимәне искә алдылар
Кичәне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде: “Флера Сафиуллина бар яктан да булган, менә дигән шәхес, остаз иде. 1994 елларда Министрлар кабинетында эшләгәндә, миңа Флера Садриевна белән бик тыгыз аралашырга туры килде. Моннан тыш, 1990 еллар уртасында элеккеге педагогика университетында ул берничә курс алып барды, минем истә калганы "Текст синтаксисы" булды. Без Флера апаны яратып кабул иттек һәм аның дәресләренә бик теләп йөрдек. Флера Сафиуллина безгә зур мирас калдырып китте, ул тел белеменең барлык тармакларында да хезмәт куйган кеше. Татар телен икенче тел буларак укыту өлкәсенә зур өлеш керткән мөгаллимәләребезнең берсе булды”, – диде ул.



Сүз уңаеннан, көз аенда институтта телләр һәм мәдәниятләрне саклау проблемасына багышланган форум узачак, әлеге форум кысаларында аерым бер секция Флера Сафиуллинаның эшчәнлегенә багышланыр дип көтелә.

"Профессор булу бик авыр эш"

Кичәдә галимәнең тормыш юлы, биографиясе, аның киңкырлы эшчәнлеге турында сөйләнелде. Моннан тыш, кунакларга Флера Сафиуллина белән бер әңгәмәдән өзек күрсәтелде. Ул өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.

– 1960 елларда, татар теленә игътибар кимегән вакытта, Сез университетның татар теле бүлеген сайлагансыз. Моның сере нәрсәдә?

 – Сугыштан соңгы елларда татар теленең кинәт кенә түбәнгә төшүе булып алды. Әмма мәктәптә укыганда ук минем бөтен хыялым – укытучы булу теләге иде. Әниемнең укытучы булуы бу профессияне сайлауга нык тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Әнием башлангыч сыйныф укытучысы иде. Мин үзем Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева укыган Теләнче-Тамак мәктәбеннән. Андагы көчле коллективның йогынтысы зур булгандыр дип уйлыйм. Әдәбиятка якынлыгым хәзер дә калды, мин әдәбият, театр, җыр-моңны яратам.

 – Хатын-кызга профессор булу җиңелме яисә авырмы?

– Бик авыр. Беренчедән, ул дәрәҗәгә күтәрелеп җитү авыр. Әгәр син ниндидер кызыклы эшләр эшлисең, күбрәк эшләп ташлыйсың икән, профессор булуы тагын да авыррак. Шуңа күрә бу дәрәҗәгә мин шактый соң килеп җиттем. Миңа утыз яшьләр булганда ук “профессор Сафиуллинага” дип хатлар килә иде. Мин: “Зинһар, миңа андый хатлар язмагыз, мин профессор түгел”, – дип язып җибәрә идем. Егерме ел буе миңа “профессор” дип хатлар килде.


"Флера Садриевна яшьләрне ягымлылыгы белән җәлеп итте"

Флера Сафиуллинаның шәкерте, озак еллар аның белән бергә эшләгән, әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов университетка 1959 елда килгәндә Флера Сафиуллина әле бишенче генә курста гына булган.

"Шунысын да әйтим, ул әле минем якташым да! Дөрестән дә, Сарман яклары татарның чын милли үзәге. Флера апаның әтисе дә укытучы иде. Заманында Сарман якларында эшләгән вакытта, Садрый абзыйны белгән кешеләр аны хөрмәт белән искә алалар иде.

Флера Садриевна миннән бер генә яшькә өлкән иде. Кыз буларак та күңелләргә үтеп керә торган булды, күп кенә егетләрнең күзе төште аңа. Бишенче курсны тәмамлагач, лаборант булып эшләгәндә, әле ул безгә дәрескә дә керде. Мин аның нәрсә сөйләгәнен белмим... Әмма дәресләргә ул керә башлаганнан соң, хәтта йөрмәүче студентлар да килә башлады. Ул безне, яшьләрне, хатын-кызга хас булган ягымлылыгы белән җәлеп итте".


Флера Садриевна “ир-атлардан калмыйм, аларны уздырыйм” дип эшләде

"Татарда “Уңган хатын – булган хатын” дигән гыйбарә бар. Флера Садриевна шуның күркәм бер мисалы. 1342 елда Алтын Урда шагыйре Котб үзенең “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен яза һәм ул шунда: “Хатын-кыз дөньяда урынын тапса, йөз илле ирнең эшен эшләр” дип әйтеп калдыра. Флера Сафиуллина да нәкъ шундый иде.

Тарихка карасак, XIX йөз ахыры XX йөз башында тел өлкәсенә, лингвистикага эшләргә күбрәк ир-атлар килгән. Корбангалиевләр, Мирфатыйх Зәкиев, Вахит абыйлар – алар теләсә-нинди эшне югары дәрәҗәдә башкара алган шәхесләр. Алар лингвистиканы аңнары белән телнең, милләтнең тәшкил итүче төп күренеш икәнен аңлаган. Тел мәсьәләләре белән, чын мәгънәсендә, ир-атлар шөгыльләнергә тиеш. Флера Садриевна шул мохиткә килеп керде. Аның кафедрасында Мөһәммәт Мәһдиев, Нил Юзиев, Фәрит Йосыповлар һәм башкалар бар иде. Үзе хатын-кыз булса да, “ир-атлардан калмыйм, аларны уздырыйм” дип эшләде".


"Флера Сафиуллина тел һәм әдәбиятны аерып карамады"

"Флера Сафиуллинаның тагын бер үзенчәлекле ягы – ул бервакытта да телне һәм әдәбиятны аерып карамады. Кайбер “телче”ләр әдәби кичәләргә йөрми, әдәби әсәрләр укымый, ә Флера апа әдәбиятны тел күренеше белән бәйләде, ул әдәбият өлкәсенең үзәгендә иде. Нинди генә язучы, шагыйрь турында сүз чыкса да, ул һәрвакыт темага кереп китеп, сөйләшергә әзер булды.

Флера Сафиуллина – олы шәхес иде ул. Тарих-филология факультетында 1970 елларда “Әдәби сүз” һәм рус телендә “Ленинский знак” газеталары чыкты, алар район күләмендә беренче урын алып барды. Бервакыт, “Ленинский знак” газетасы икенче урынга төшеп калды һәм озак та үтми баш редактор итеп Флера Сафиуллинаны билгеләделәр. Ул бер ел эчендә газетаны янәдән беренче урынга күтәрә алды! Аннан соң, Флера Садриевна тарих-филология факультетының партия оешмасын да җитәкләде".


"Флера Сафиуллинаның мирасында хәзерге татар теле проблемаларын хәл итәрлек җаваплар бар"

"Флера Сафиуллина университетта гына түгел, киң масштабта республика күләмендә танылган шәхес. Хәтерлисездер, 1990 еллар башында милли хәрәкәт башланды. Милли хәрәкәтнең үзәгендә төп чараның тел булуын нәкъ менә Флера Садриевна яклап чыкты. “Милләтне яшәтәсең килә икән, телне күтәрергә, милли мәктәпләр ачарга кирәк”, – дип янды, ул мәгариф системасының башында торды. Флера Сафиуллина сөйләмдә генә түгел, педагогик ихтыяҗны күздә тотып, күпме эш башкарды! Татар телен саклап калуга ул искиткеч зур өлеш кертте. Хәзерге вакытта тел мәсьәләсе шултикле кискен тора, Флера Сафиуллинаның мирасында бүгенге проблемаларны хәл итәрлек җаваплар бар. Миңа калса, Флера Сафиуллинага багышланган зуррак чаралар, телевидениедә махсус тапшырулар оештырырга кирәк.

Флера Сафиуллина олы шәхес буларак та, укытучы буларак та минем күңелемдә якты эз калдырды”, – дип искә алды хатирәләрен Хатыйп Миңнегулов.


"Флера Садриевна эшләү дәверендә бер генә тапкыр да ялга чыкмады"

Флера Сафиуллинаның якын дусты, аның белән бергә эшләгән Лена Таҗиева галимәнең бер генә тапкыр да ялга чыкмаганы турында сөйләде.

“Аның сурәтен күрү белән минем күземә яшьләр килде. Флера Садриевна белән без 1966 елдан бирле эшләдек. Ул бернәрсәгә дә карамыйча, халыкка хезмəт итте. Иртә белән сәгать сигездә килсә, кичке сигезгә кадәр аны кафедрада аспирантларын тезеп, алар белән шөгыльләнгәнен күрергә мөмкин иде.

Флера Садриевна эшләү дәверендә бер генә тапкыр да ял алганы булмады. Ул – универсаль галим. Аның татар халкының проблемаларына багышланган мәкаләләре, китаплары, язмалары һәрдаим чыгып торды. Гаиләләребез белән дә аралашып яшәдек. Кеше буларак, ул бик юмарт иде. Дөрес, аның тормышы җиңел булмады. Авырлык турында сүз алып барган булмады, бервакытта да зарланмады”.


"Татар теле проблемасына кагылган бүгенге вәзгыятьтә Флера Сафиуллина искә төшә"

Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Рәмис Аймәт: “Бүгенге вәзгыятьтә тел турында уйлаганда, Флера Садриевна кебек укытучыларны уйлап куябыз. Беренче курста булганда Флера апа төркемебездәге ике егеткә – миңа һәм Рөстәм Сүлтигә игътибар итте һәм безне радиога “Тел күрке – сүз” тапшыруына алып китте. Минем әле ул вакытта мишәр акцентым бик көчле иде... Радиога саф татар телендә сөйләргә кирәк булгач, Флера апа минем белән кат-кат эшләде. Бер караганда, тел белеме дәресе, әдәбият белән чагыштырганда, күңелсезрәк кебек. Без күбрәк әдәбият дәресләрен ярата идек, әмма Флера апаның дәресе дә шуның кадәр кызыклы итеп үтә иде.

Чынлап та, Флера апа безнең әниләребез кебек. Менә шундый укытучыда укуым белән мин бик бәхетлемен!”


"Флера Сафиуллина кебек укытучылар күбрәк булсын иде"

Доцент, укытучы, Флера Сафиуллина белән бергә эшләгән Роза Асылгәрәева: “Флера Сафиуллина тыйнак кеше буларак истә калды. Ул бервакытта да “миңа сәгатьләр бирегез әле” дип сорап йөрмәде. Бервакыт ректор булып эшләгән Рүзәл Йосыпов миңа: “Әйдәгез, Флера Садриевнаны чакырып алыйк та, профессор исеме бирик әле аңа”, – диде. Чынлап та, профессор булыр өчен генә түгел, чын күңелдән, җанын биреп, студентларны өйрәтергә тырышып укытты ул. Менә шул әйбер хәтердә калган. “Педагогика университеты студентлары мине җаннарына ничектер якын итеп кабул итәләр”, – дип әйтә иде. Университет студентларын фәнне үзләштерүчеләр буларак кабул итсә, педагогика студентларын булачак укытучылар буларак хөрмәт итә иде. Гомумән, мин Флера Сафиуллинаның гаиләсен юксынам. Аның кебек укытучылар күбрәк булсын иде”.


"Остазыбызның урыны җәннәттә булсын..."

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова: “Флера апа исән булган булса, остазлары, коллегалары, шәкертләре, туганнары һәм якыннары белән гомер бәйрәмен билгеләп үтәр иде, ләкин тормыш кырыс, аны бик тиз арабыздан алып китте. Без Флера Садриевнаны онытмыйбыз, һәрвакыт искә алабыз, сагынабыз. Бүгенге чара да Флера Сафиуллинаны хөрмәт итү, сагыну, яратуыбызның бер билгесе булып тора. Аның юлын дәвам итәргә, идеяләрен томышка ашырырга тырышабыз. Остазыбызның урыны җәннәттә булсын, нур эчендә ятсын. Остазларыбызны онытмыйк, исән булганнарын кадерен белеп торыйк, бакыйлыкка күчкәннәрнең догабыздан калдырмыйк”.



  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938–6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим.
Хәзерге Тукай районы Теләнче-Тамак авылында хезмəткəр гаилəсендə туа. Яңа Чүриле урта мəктəбен бетереп, 1955 елда Казан дәүләт университетындагы татар теле һəм əдəбияты бүлегенең тарих-филология факультетына укырга керə. 1960 елда югары уку йортын тəмамлап, гомеренең соңгы көннəренə кадəр Казан дəүлəт университетында хезмəт куя.

1961–1992 елларда университетның татар теле кафедрасында ассистент, доцент, 1992–2011 елларда чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. 2000 елда ул "Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)" темасына докторлык диссертациясе яклый.

Флёра Сафиуллина Казан университетының галимə-филологы булып таныла. Лекцион курсларын "Тел белеменə кереш", "Хəзерге заман татар теле"нə багышлый. Əлеге курслар буенча аның белем бирү оешмалары, югары уку йортлары өчен дəреслеклəре, китаплары языла.

Флёра Сафиуллина бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналист, тәрҗемәче, галимнәрнең остазы. Якынча 500 данə басманың авторы һəм соавторы, 40 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә 300дән артык фәнни, методик хезмәтләр, 100дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек авторы.

Флёра Сафиуллина татар тел белеме һəм тюркологиядə беренчелəрдəн булып татар сөйлəм теленең синтаксисын, диалектлы синтаксисны һəм текстның стилистикасын, рус һəм татар теленең чагыштырмача синтаксисын өйрəнə. Флёра Сафиуллина вакытын яшь галимнəрне əзерлəүгə һəм үзенең фəнни мəктəбен оештыруга багышлый. Аның житəкчелегендəге кафедра татар телен өйрəнү буенча Татарстанда гына түгел, дөнья күлəмендəге үзəккə əйлəнə.

Татар тел белемен үстерүгə күп көч һəм хезмəт куйганы, фəнни һəм педагогик кадрларны əзерлəгəне өчен галимəгə ТРның Мактаулы грамотасы бирелə. Моннан тыш, Флёра Сафиуллина "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", "Татарстанның атказанган фəн эшлеклесе", "Ел хатын-кызы", Каюм Насыйри премиясе лауреаты кебек мактаулы исемнəргə лаек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100