Тәмәке тарту кан тамырларына зур зыян сала, шулай ук дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгу да тискәре йогынты ясый, дип сөйли РИА Новости агентлыгына кан тамырлары хирургы Татьяна Шмойлова.
«Тәмәке тарту — артерияләргә тискәре йогынты ясый торган иң зарарлы гадәтләрнең берсе. Никотин һәм тәмәке төтенендәге башка матдәләр тамырларның кысылуына, сыгылмалыгы кимүгә һәм эндотелийның (кан тамырының эчке тышчасы) зарарлануга китерә. Шулай ук ялкынсынуга һәм «бляшкалар» барлыкка килүгә этәргеч бирә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт һәм инфаркт куркынычын сизелерлек арттыра», – ди табиб.
Белгеч сүзләренчә, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү һәм алкогольне чамадан артык куллану да кан тамырларына зыян сала.
«Ризыкта туендырылган майлар, транс-майлар, шикәр һәм тозның артык күп булуы атеросклерозга һәм кан басымы күтәрелүгә китерә. Физик активлык аз булу кан әйләнеше начарлануга һәм тамырларның сыгылмалыгы кимүгә сәбәпче була. Кан агымы акрынаю, бигрәк тә аяклардагы кан тамырларына тискәре йогынты ясый – варикозның көчәюенә китерә һәм тромбоз куркынычын арттыра», — ди белгеч.
Табиб аңлатканча, стресс, йокы туймау һәм ял режимы бозылу кан тамырлары спазмына һәм югары кан басымына китерә.