"Физрук" актеры татарча сөйләшә?!
"Физрук" сериалында төшкән актер Владимир Сычев татарча сөйләшә.
TNA уеннарының чираттагы сериясендә Владимир Сычевны татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Ул алып баручы артыннан "Исәнмесез", "Мин сине яратам" дигән сүзләрне кабатлый. Аннан соң "Мин хәзер татарча сөйләшә беләм!" - дип сөенеп тә куя үзе.