news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Физкультура укытучысы ярты ел дәвамында унөч яшьлек баланы көчләп торган

Физкультура укытучысы ярты ел дәвамында унөч яшьлек баланы көчләп торган

news_top
Физкультура укытучысы ярты ел дәвамында унөч яшьлек баланы көчләп торган

Якутиядә физкультура укытучысына карата җинаять эше ачылган. Аны «кече яшьтәге балаларны азындыру» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат "мәктәптә укучы кыз баланың җенси кагылгысызлыгына карата 29 тапкыр аеруча авыр җинаять кылган, шул исәптән 15 тапкыр көчләгән". Бу эшләр барысы да ярты ел дәвамында булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Якутск шәһәре тирәсендәге бер мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Укучы бала белән укытучы җенси мөнәсәбәтләр башлаганда, кызга 13 яшь тулган була.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять турында кызның әти-әнисе белеп ала. Алар баланың телефонында укытучы белән язышкан хатларны күрә. Шуннан соң педагогны тоткарлыйлар һәм сак астында калдыралар.

Ир-ат гаебен танымый. Ләкин тикшерү барышында аның гаебе тулысынча исбатлана. Шуннан соң педагогны мәктәптән эштән җибәргәннәр. Мәктәп җитәкчелеген дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Кыз белән психологлар эшли, ул реабилитация курсын узган.

Җинаять эше судка тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар