news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Физкультура, музыка, хезмәт дәресләрендә билге куюны гамәлдән чыгарырга җыеналар

news_top

Дәүләт Думасы мәктәптәге кайбер предметлар буенча бәяләү системасын яңадан карарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына: Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә «Физик культура», «Рәсем», «Музыка», «Хезмәт (технология)» фәннәре буенча укучыларның 5 баллы өлгереш шкаласын куллануның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне өйрәнергә», – диелә Түбән палатага тәкъдим ителгән документ текстында.

Июнь ахырында Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән Новгород, Ярославль, Тула өлкәләрендә, ЛХР, Чечня һәм Мордовиядәге 84 мәктәптә балаларның тәртибенә билге кую буенча эксперимент старт ала. Министрлыкта әлеге чара мәктәп укучыларының дисциплинасына, мотивациясенә һәм сыйныфлардагы атмосферага ничек йогынты ясавын белергә исәп тоталар. Бу, шулай ук, бәяләү критерийлары һәм укытучыларга йөкләнеш кебек техник һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар