Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Физкультура дәресендә аягын имгәткән кыз бала үлгән

news_top_970_100
Физкультура дәресендә аягын имгәткән кыз бала үлгән
"Татар-информ" архивы

Адыгеядә физкультура дәресендә аягын имгәткәннән соң, 10 яшьлек кыз бала үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Джоловлар гаиләсендә 10 яшьлек Аида 22 марта гадәттәгечә мәктәпкә китә. Физкультурада аягын авырттыргач, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Авырту басылмагач, әти-әнисе аны хастаханәгә алып бара.

«Анда Аиданың «буыннары тартылган» дип диагноз куйганнар, авыртуны баса торган дарулар билгеләгәннәр дә кайтарып җибәргәннәр», – дип сөйләгән иҗтимагый оешма җитәкчесе Николай Чернышук.

Ләкин бу – баланың авыруының төп сәбәбен яшерергә генә ярдәм иткән. 24 мартта кызның температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә. Ата-анасы аны Краснодар краендагы башка хастаханәгә алып китә.

«Усть-Лабинск Үзәк хастаханәсендә баланы дежур табиб карый, рентген ясыйлар, лангет куялар, майлар һәм ялкынсынуга каршы дарулар билгелиләр», – ди Николай Чернышук.

Ләкин шул ук көнне баланың кулларында һәм аякларында тырнаклары зәңгәрләнә, иреннәре дә зәңгәр төскә керә. Аңа «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Аиданы реанимациягә салалар, ә берничә сәгать узгач, баланың үлүе турында хәбәр итәләр.

Мәетне яргач, баланың стрептококк пневмониясе белән авыруы, аннары сепсис башлануы ачыклана. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Аиданың ата-анасы исә, бала сәламәт иде, дип саный, үлемнән соң куелган диагноз белән килешми.

«Аягын имгәткәнче, кызыбыз сау-сәламәт иде. Ул мәктәпкә китте, баскетбол тренировкасына барды, бар да яхшы иде. Беренче табиб сынуны күрмәгән, икенчесе сепсис башлангач лангет куйган булып чыга», – ди баланың анасы Сәидә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100